һәр нәнием язылмаган роман

2016 елның 4 марты, җомга

һәр нәнием язылмаган роман

Берничә көннән гүзәл затларыбыз бәйрәме – 8 март – хатын–кызлар көне. Язмам хөрмәтле хатын–кызларыбызга багышлана. Алар берәү генә түгел, җидәү!

Арча сәнгать мәктәбендә “Ел тәрбиячесе” бәйгесе булды. Бу көнне районның иң яхшы тәрбиячеләрен күрергә мөмкин иде. Һәр коллектив үзенең хезмәттәше өчен җан атып утырды. Бәйгедә менә кемнәр катнашты: Рәзинә Сәлахиева (1нче бакча), Гөлназ Фәйзрахманова (4нче бакча), Гөлназ Садыйкова (5 бакча), Зөлфия Сираҗиева (8 бакча), Рамилә Галимуллина (9 бакча), Гөлнара Шәвәлиева (10 бакча), Гөлназ Хәкимова (11 бакча).

Ял итәргә генә килсәң, бәйгене кызык бер тамаша итеп карап утырасың. Әмма бирелеп, вакыйгаларның эченә кереп тыңласаң, әлеге бәйге тәрбиячеләрнең үзара тәҗрибә уртаклашуын хәтерләтә. Бакчада эшләүчеләрнең чыгышларны игътибар белән тыңлап утырулары шул турыда сөйли. Тәрбиячеләр табигатьне саклау, әдәп-әхлак, физик тәрбия, туган тел, һөнәргә юл салу темалары буенча чыгыш ясады. Бәйгедә 1нче урынны алган 5 бакча тәрбиячесе Гөлназ Садыйкова: “Һәр нәнием язылмаган роман”, – дип сөйләп җибәрде, матур күлмәге, нурлы йөзе, йомшак тавышы белән әсир итте дә куйды. Матур һәм эчтәлекле чыгыш ясады. 5 бакча мөдире Лилия Шәйхетдиновадан:

– Гөлназ Садыйкова эштә дә шундыймы, гомумән, нинди педагог ул? – дип сорыйм.

– Әйе, эштә дә шундый ул безнең Гөлназ, – дип җавап бирде Лилия ханым. – Бар яктан да булган, балаларны бик ярата, балалар да, әти-әниләр дә ярата үзен. Спектакльне дә бик матур уйный. “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклендә бик оста чыгыш ясады. Зона ярышында өчлеккә керер, дип уйлыйбыз.

– Бәйге ул сәхнәдә чыгыш ясау гына түгел, жюри аларның эшен бакчада да бәяләгәндер?

– Әлбәттә, жюри бәйгедә катнашучыларның эше белән бакчаларда да танышты.

Бәйгедә икенче урынны алган Арчаның 9 бакчасы тәрбиячесе Рамилә Галимуллинаның педагогик стажы 7 ел.

– Ташкентта тудым мин, – дип сөйләде ул. – Хәзер Арчада яшим. Сценарийны үзем төзедем. Дөрес, бакча мөдире Надия Равилевна, методистлар ярдәме белән. Сәхнәдә чыгыш ясавы кыен булмады. Бәлки үз эшемне яраткангадыр?

Бәйгедә өченче урынны алган 10 балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гөлнара Шәвәлиева чыгышы аерылып торды. Сәхнәгә Габдулла Тукай геройлары Су анасы, Шүрәле, Сарык белән Кәҗә чыкты. Сценарий эчтәлекле итеп төзелгән иде. Гөлнара ханым үз эше белән таныштырды.

– Узган ел балалар белән иген басуын карарга бардык, – дип сөйләде ул. – Кайткач, бакчада “Икмәк – табын кояшы” кичәсе үткәрдек. Бик күңелле булды.

Шушы бәйрәмгә өйрәнгән шигырен без улыбыз Сәгыйтьтән гаилә белән җыелган һәр бәйрәмдә сөйләтергә яратабыз. Татар телендәге хәйран озын шигырьне сәнгатьле итеп бик матур сөйли. Һәм иң мөһиме – бала яратып сөйли!

Тамагым туйгач, уйнап-көләм мин,

Ипи кадерен бик нык беләм мин.

Менә тәрбияченең көче кайда?! Соңыннан тәбиячеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International