Арчада зур бәйрәм

2016 елның 4 марты, җомга

Арчада зур бәйрәм

Халкыбызның “Эш беткәч уйнарга ярый”, — дигән бик матур мәкале бар. Һәр нәрсә үзвакытында күңелле. Район алдынгылары слеты үткәрелми калган еллар да булды. Нәрсәдер җитмәгән, хезмәт елы төгәлләнми калган кебек иде ул чакларда. Шөкер, менә бу матур традиция яңадан дәвам итә. Быел әлеге бәйрәм 3 мартта район Мәдәният йортында узды.

— Безнең район республикада иң зур район, — диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзенең тәбрикләү сүзендә. — Һәм без моның шулай икәнлеген үзебезнең 2015 елдагы эшләребез белән раслый алдык. Уртак уңышларыбызга лаеклы өлеш керткән авыл хезмәтчәннәренә, төзүчеләргә, башка тармакларда хезмәт итүчеләргә зур рәхмәт!

Район җитәкчесе узган ел ирешкән уңыш- ларны да әйтеп үтте. Барысы 150 мең тоннадан артык ашлык җыйнап алынды. Республикада иң югары күрсәткеч бу. Сөт, ит җитештерү буенча да алдынгылар рәтендә барабыз. Узган ел 8 млрд. сумнан артык продукция җитештерелде, 2014 елдагыдан 14 процентка күбрәк бу.

— Башкарган эшләребез күп, башкарасылары тагын да күбрәк, — диде район җитәкчесе. — Планнарыбыз зурдан, без аларны тырыш халкыбыз белән уңышлы тормышка ашыра алырбыз, дип ышанабыз.

Район алдынгыларын Татарстан Респуб- ликасы Премьер–министры урынбасары Васил Шәйхразиев тәбрикләде.

— Мин Арчаны күрүемә бик шат! — диде ул. — Бүген менә Боз сараенда, өченче мәктәптә булдык. Балалар рәхәтләнеп шөгыльләнә, белем ала. Арча халкы һәрвакыт тырыш булды һәм шулай булып кала. Хезмәт уңышларыгыз куанырлык, сез алдынгылар арасында. Сез бит менә бүген батырларны барлаганда да киләчәк турында уйлыйсыз. Бу залда утыручылар әлеге матур бәйрәмнән көч алып, рухланып яңадан эшкә тотыначак.

— Әле менә сәхнәдә Арча төбәгенең та-рихы чагылып үтте, — диде мөхтәрәм кунак. — Арча ягы бик күп бөек шәхесләр биргән, шулар арасында якты йолдыз булып Габдулла Тукай тора, быел аның олы юбилеен зурлап билгеләп үтәчәкбез. Шигырьләр, җырлар язган, матур итеп ял итә белгән халык матур итеп эшли дә белә ул. Хезмәт кешесенә менә шулай олылап вакытында рәхмәт әйтә беләсез. Без дөнья куабыз, кайвакытта рәхмәт әйтергә онытабыз.

Васил Шәйхразиев бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Сәхнәгә бер–бер артлы 2015 елда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән җитәкчеләр, белгечләр, комбайнчылар, шоферлар, терлекчеләр, башка тармакларда эшләүчеләр күтәрелә. Аларга муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин бүләкләр тапшырды.

Якташыбыз, Арча районының Шәрәфле гражданины Лотфулла Шәфигуллин районның иң алдынгы механизаторына дип телевизор җибәргән. Аңа “Северный” хуҗалыгы тракторчысы Фәнис Вәлиуллин лаек булды.

Бәйрәм матур бер җыр кебек үтте, дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Аны оештыручыларга, катнашучыларга зур рәхмәт! Бик эчтәлекле, мәгънәле, исеме җисеменә туры килә торган бәйрәм булды ул!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International