Транспорт чараларын хәзер өйдән чыкмыйча да теркәтеп була. Моның өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталына керергә кирәк.
ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин транспорт хуҗаларын әлеге электрон хезмәттән файдаланырга чакыра.
Узган ел районда котыру авыруына каршы көрәшне көчәйтү һәм әлеге чирне төп таратучы булган төлкеләрне киметү максатларында кызыксындыру чаралары билгеләнгән иде.
— Сунарчылар быел 30дан артык төлке тапшырды инде, — диде район ветеринария идарәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. — Һәр төлке өчен 300әр сум акча түләнде.