Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 9 мартта Арча шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Гөлчирә Нәҗмиевага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Гөлчирә апа Көтек авылында туган, сугыш елларында һәм аннан соңгы чорда иң авыр эшләр башкарган.