Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 9 мартта Яңа Кенәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Салихҗан Фәйзуллинны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.