Куярга туры килә
Арча районы прокуратурасы мәгариф турындагы һәм укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында террорга каршы тору турындагы законнар таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, Кәче төп гомуми белем мәктәбендә 78 бала укый, әмма бина видеокүзәтү системасы белән җиһазланмаган.
Хәсәншәех мәктәбенә көн саен 84 кеше килә, шуларның 60ы — укучылар. Җирле үзидарә мәктәп җитәкчелеге белән бергәләп уку йортын видеокүзәтү системасы белән җиһазлау турында кайгыртмаган.
Ташкичү, Наласа мәктәп- ләрендә дә (аларда 110 бала укый) шундый ук хәл.
“Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законның 28нче маддәсе нигезендә, мәгариф оешмасы Федераль закон билгеләгән тәртиптә укучыларның, шулай ук мәгариф оешмасы хезмәткәрләренең тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы. Моннан тыш, “Терроризмга каршы тору турында”гы Федераль законның 2нче маддәсе нигезендә, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору чараларына объектларның саклану дәрәҗәсен тиеш- ле дәрәҗәдә булдыру һәм тоту да керә.
Прокуратура тикшерүе актларында күренгәнчә, җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендәге муниципаль учреждениеләрне терроризм күренешләрен профилактикалау, балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга гарантия бирә торган шартлар тудыруны финанслау вәкаләтләре дә бирелгән.
Прокуратура тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган закон бозуларны 2016 елның 1 июленә кадәр һәм мәктәп биналарын видеокүзәтү системасы белән җиһазлауны таләп итеп судка гариза җибәрде.
Суд гаризаны карады һәм канәгатьләндерде.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция советнигы