Яшьләр ни уйлый?
Яшьләрне авылда калдыру, укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү мәсьәләләренә авылларда әле кеше күп булган совет заманында да зур игътибар бирелә иде.
Өлкән сыйныф укучылары атнаның бер көнендә фермага эшкә бара, кызлар сыер сава, малайларга да эш табыла иде. Комсомол-яшьләр фермалары барлыкка килде, Иске Ашыт мәктәбен тәмамлаган бер сыйныфның тулысы белән фермага эшкә килүе хәтердә. Арча мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары җәйге каникулда Ключище авылындагы (Сеҗе авыл җирлегендә шундый авыл бар иде) кирпеч заводына барып эшләделәр.
Ул вакытлардан соң күп сулар акты, авыллардан яшьләр китү тукталмады, шактый нык күренгән авылларда да бушап калган йортлар саны елдан-ел арта. Белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр җитми. Уйлап карасаң, кызык та, кызганыч та: авылда эш юк ди, берәүләр, түләмәгәч кем эшләсен ди, икенчеләр.
Казандагы авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган ике югары уку йортында белем алучыларның иң күбесе Арча районыннан икән. Без бу яктан иң бәхетле булырга тиеш. Тик шул ук вакытта районда агрономнар, ветеринария белгечләре җитми, чөнки яшьләр укып бетергәч кире кайтам дип тормый. Ни өчен? Әлеге сорауга җавап алай гади генә түгел.
5 мартта Арча педагогика көллиятенең актлар залында үткән студентлар слетында да шушы хакта сөйләшергә тырышып карадылар. “Үзеңнең киләчәгеңне төзе” дип атала иде ул. Бу үзе үк биредә заман яшьләренең мөһим проблемалары һәм аларны хәл итү юллары күтәреләчәгенә ишарә иде.
— Соңгы вакытта мондый очрашулар күбәйде, район җитәкчелеге яшьләрне районда, авылларда калдыруга зур игътибар бирә, — диде үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин. Ул әлеге проблеманы хәл итү юллары, районның үсеш перспективалары турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге вәкиле Лилия Сафиуллина, “Каенсар” экофермасы җитәкчесе Данис Закиров, “Авиатор” аэроклубы җитәкчесе Дамир Гайсин, “Арча КСМы” ширкәте директоры Салават Нуриев, Урта Пошалым мәктәбе директоры Максим Ильясов һәм башкаларның чыгышлары да яшьләргә киләчәк юлларын табуда күпмедер ярдәм итәр.
Слет тәмамлангач студентларның үзләре белән дә сөйләштек. “Мондый очрашулар кирәк. Тик ул “Түгәрәк өстәл артында” сөйләшү рәвешендә үтсә, әйбәтрәк булыр иде, бүген без тыңлап кына утырдык”, — диде бер егет. “Арчада яшьләргә ял итү үзәге кирәк, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр зур, ял итү урыны юк”, — ди икенчесе.
Ильяс Сәхәпов