12 мартта Арча ипподромында “Мотомасленица” бәйрәме була. Арчага байкерлар кайта. 15 мотоцикл, 400ләп кеше килер дип көтелә. Башта сәгать 12дә Арча Мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта байк-шоу оештырыла. Анда төрле еллардагы мотоцикллар белән танышып булачак. Төп чара 14 сәгатьтә ипподромда дәвам итә. Биредә төрле мотоциклларда, квадроциклларда узышлар, уеннар, бәйгеләр, спорт ярышлары, урта гасырлар чорын реконструкцияләү тамашасы, май чабу күңел ачу программасы, карачкы яндыру үткәрелә. Әлбәттә, бушлай коймак һәм чәй белән сыйланырга мөмкин булачак. 19 сәгатьтә Арча Мәдәният йортында рок-концерт була. Бәйрәмне Арча хакимияте танылган Треспассерз байкер клубы белән бергә уздыра.