Алар өчен спорт – волейбол!

2016 елның 11 марты, җомга

Алар өчен спорт – волейбол!

Быел гына да районда волейбол ярышлары 5–6 тапкыр үткәндер. Әле менә үткән шимбәдә генә волейболчылар Яңа Кенәр мәктәбе спорт залына җыелды.

Волейболны яраткан Ришат Галиуллин (мәрхүм) истәлегенә улы Айдар, кияве Алмаз, Яңа Кенәр мәктәбендә укыган волейболчы, “Татарстан” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов иганәчелек итте. Кайнар аш, бүләкләр мулдан булды. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Районның волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев (“Арча КСМы” җитәкчесе) ярышларның башыннан ахырына кадәр шунда булды. Ә ярышлар иртәнге сәгать 9да башланып, кичке сәгать 5кә кадәр барды. Рафаэль Әдһәмович узган елдан волейболга алынды. Ни өчен волейбол? Шушы ук сорауны мин аның үзенә дә бирдем.

— Мин волейболчы түгел, — диде Рафаэль Әдһәмович. — Әмма волейболны яратам. Бала кечкенәдән волейбол уйнап үссә әйбәт. Бу хәрәкәт, димәк, сәламәтлек, бала мәктәп яшеннән команданы, иптәшлекне, дуслыкны аңлап үсә, аның ихтыяр көче нык булачак. Ә бу ир–егет өчен кирәкле сыйфатлар. Без үзебез дә “Арча” спорт комплексында волейбол уйныйбыз. Зурлар арасында да волейбол уйнаучы командалар бар.

Ярышта 7 малайлар һәм 7 кызлар командасы катнаш- ты. Кемнәрнең көчле уйнаганын ярыш нәтиҗәләре әйтеп тора. Кызлар арасында Яңа Кенәр мәктәбе командасы беренче урынны алды. Тренеры – Гүзәл Әхмәтова. Икенче урында – Казанбаш мәктәбе (Рәшит Сафин), өченче урынга Наласа мәктәбе командасы (Илфат Төхвәтуллин) лаек булды. Малайлар командалары арасында шулай ук Яңа Кенәр командасына тиңнәр булмады. Тренеры – Тәлгать Әхмәтов. Икенче урында – Арчаның 2нче мәктәбе (Руслан Галәветдинов), өченче урынны Арчаның 7нче мәктәбе командасы (Булат Гәрәев) алды.

— Без көн саен спорт залында, — дип сөйли Яңа Кенәр малайлар командасы тренеры Тәлгать Әхмәтов. Афәрин, яңакенәрлеләр, бер–берсен аңлап, көндәшен тоеп, бик матур уйнадылар.

Һәр тренер командасы өчен борчыла. Көндәшләренә очко өстәлсә, “Эх...” дип, үзенекеләрне җиңелчә генә шелтәләп алалар. Ә инде үзләре очко эшләсә, сөенечләреннән “Афәрин!” дип куәтләп, команданы үсендереп торалар. Волейбол уйнаган балалар да көенсәләр яки сөенсәләр дә тренерның күзенә карыйлар...

Яңа Кырлай мәктәбе тренеры Илфат Шакиров озын, нык гәүдәсе белән баскетболчыны хәтерләтә. Сүзне дә шуннан башладым.

— Мин гер күтәрүче, — диде Илфат Шакиров. — Дәрестән соң көн дә балалар белән волейбол уйныйбыз. Әйбәт уйнаучы балалар бар. Ришат Шакиров, Солтан Шиһапов... Солтан уйнаган булса, бәлки җиңгән дә булыр идек. Ул өйләрендәге мәшәкать белән ярышка килмәде.

 Волейболны оста уйнаучылар аерылып тора. Алар: “Безнең өчен спорт – волейбол!” – диләр. Яңа Кенәр мәктәбеннән Эльвина Закирова, Раилә Шаһимәрдәнова, Алсинә Каюмова, Гомәр Сабиров, Рәдис Фазылҗанов, Казанбаштан Алсинә Габдрахманова, Иске Чүриле мәктәбеннән Данил Лукин, Арчаның 2нче мәктәбеннән Илназ Җаббаровка, яхшы уенчылар буларак, бүләкләр тапшырылды.

1, 2, 3нче урыннарны алган кызлар һәм малайлар командаларына футболкалар бирелде. Федерация рәисе Рафаэль Муллагалиев 4 командага бер төрле киемнәр һәм 4нче урынны алган командаларга да кыйммәтле волейбол туп- лары бүләк итте.

Киләсе ярышта иң көчлеләрдән районның җыелма командасы тупланачак.

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International