Җиденче мәктәп – беренче!
Арчаның бишенче гимназиясендә район күләмендә үткәрелә торган “Аҗаган” хәрби–патриотик уенның финал ярышы булды.
– Ярышлар башта зоналарга бүленеп уздырылды, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. – Һәр зонада җиңгән команда финалга үтте. Җиңүчеләр — Арчаның икенче мәктәбе, Лесхоз, Арчаның җиденче мәктәбе, Ашытбаш Һәм Яңа Кенәр командалары. Шулай ук Арчаның беренче мәктәбе командасы да бүген финалда көч сынаша. Алар республика зона ярышында беренче һәм респуб- ликада бишенче урынны яулап кайтты.
Бишенче гимназиягә ул көнне әнә шундый көчле командалар килде. Һәрберсенең хыялы — призлы урынны яулау.
– Моның өчен без бик нык тырыштык, – ди Лесхоз мәктәбе командасы командиры Булат Галимҗанов.
Булачак солдатлар, киләчәктә илебез сакчылары ярышын район башлыгы Илшат Нуриев ачты.
— Мин үзем дә хезмәт иттем. Минем өчен илне саклау – ир–егетләрнең иң изге бурычы. Киләчәгебез сезнең кулда. Туган илне яратыгыз, аны күз карасы кебек саклагыз, – диде ул. – Ә моның өчен мәктәп яшеннән әзерлекле булырга кирәк.
“Аҗаган” уенының финал ярышы строй һәм җыр бәйгесеннән башланып китте. Егетләр һәм кызлар төрле командаларны үтәделәр, стройда җырлап үттеләр.
Аннан ярышлар башланды. Шуларның берсе – автомат сүтеп–җыю.
– Норматив 36 секунд. Әмма аны 20 секундта да сүтеп–җыярга була, – диде судья, Наласа мәктәбе укытучысы Камил Габдрахманов. – Хата ясасалар яки автомат частьлары идәнгә төшеп китсә, 5 секунд штраф өстәлә.
Граната атуның (урамда үтте) да үз шарты бар. Зур һәм кечкенә квадрат ясалган, граната кечкенәсенә төшсә — 2, зурысына эләксә 1 балл бирелә.
Шулай ук ату, вакытка противогаз кию буенча да осталыкларын күрсәттеләр. Яралыны сугыш кырыннан алып чыгу буенча да ярыш булды. Азимут буенча да хәрәкәт иттеләр. Тарихны да читләтеп үтмәделәр.
– Бу уеннар туган илгә мәхәббәт тәрбияләү өчен кирәк, – диде Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов. – Балалар туган илне яратуның, туган илне, дусларны саклауның ни икәнен белеп үсәргә тиеш. Патриотизм ул — мина кыры аша үтү, мылтык тотып сугышу түгел, ә нәкъ менә туган илгә мәхәббәт. Киенеп килгәннәр. Бу үзе әзерлекле булуларын күрсәтә. Укытучыларына рәхмәт. Киләчәктә ярышта катнашкан егет һәм кызларны илебезнең чын патриотлары булырлар дип ышанасы килә.
“Аҗаган” уенының район ярышында Арчаның җиденче мәктәбе командасы беренче урынны алды. Икенче, өченче урыннарда – Арчаның икенче һәм Лесхоз мәктәпләре командалары. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды. Призлы урыннарны яулый алмаган командалар да ул көнне бүләксез китмәде.
Гөлсинә Зәкиева