Көнбатышта мондые беренче
“Көнбатыш” территориаль җәмәгатьчелек үзәгенең (җитәкчесе Ирек Минзин) бәйрәме 8 мартка туры китереп әзерләнгән иде. Ул олы юл буенда “Айракс” кибете артындагы мәйданда булды. Халык шактый җыелды.
Арча шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Гомәров хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлады. Бәйрәмгә килүчеләр иң башта күргәзмә белән таныштылар. Агачтан эшләнгән әйберләрне кызыксынып карадылар. Эскәмия, өстәл, урындыклар, бакчаны матурлау өчен эшләнгән кое, шахмат... Мөрәледән Минсадыйк Әхмәдуллин эшләгән хезмәтләр иде болар. Үзе белән сөйләштек.
– 35 ел электрчы булып эшләдем, – диде ул. – Агач эше белән күптәннән шөгыльләнәм. Караватларга кадәр ясыйм.
– Бәйрәмдә ничек катнашырга булдыгыз?
– Кызым Арчаның көнбатыш өлешендә яши. Киявебез Ирек чакырды.
– Әйберләрегезне сатып алучылар бармы?
– Кызыксыналар. “Кое”ны, эскәмияне алдылар, җил тегермәненә заказ бирүчеләр булды. Болар бар да бакчаны бизәү өчен эшләнә.
Янәшәдә генә яшь рәссам Адель Нотфуллинның гади карандаш белән ясалган портретлары күргәзмәгә куелган иде. “Нинди рәссам, кем икән ул?” – дип кызыксындылар. Без Адельнең әнисе Гүзәл ханым белән элемтәгә кердек.
– Адель узган ел мәктәпне тәмамлады, – дип сөйләде ул. – Бүген Казан авиация институтында инженерлыкка укый. Гади карандаш белән портретлар ясарга ярата.
Шушы төбәктә яшәүче Равилә Карпова кәләпүшләр алып килгән.
– 40 ел дезинфектор булып эшләдем, – дип таныштырды ул үзе белән. – Кәләпүшләрне күптәннән чигәм. Фабрика эшләгән вакытта өйрәндем. Бер айга 100ләп кәләпүш әзерлим. Машина белән эшлим. Улым армиядә, акча кирәк вакыт.
Фәния Фәизова эшләгән өйдә кия торган башмакларның матурлыгына сокланып карап тордык. Хәтта кунычлы итеп эшләнгәннәре дә бар.
– Җылы да, уңайлы да алар, – дип мактады башмакларны Фәния.
Сәхнәдә концертны Миләүшә Мөхәммәтшина алып барды. Гөлнара Гәрәева, Гөлйөзем Фазылҗанова, Айнур Насрыев, Алия Ногманова һ.б. җырлавын халык яратып тыңлады. Людмила Васильева үзе язган шигырьләрен укыды. Ниһаять, гитарага җан керде. Шушы төбәктә яшәүче Ринат Гәрәев гитарада үзе уйнап, дәртле заманча җырлар башкарды. Соңыннан үзе белән сөйләштек.
– Мәктәп елларыннан кулдан гитара төшми, – дип сөйләде ул. – Элек дискотекаларда ансамбль белән уйный идек. Арча Сабантуенда безне халык бик яратып тыңлый. Соңгы бер-ике елда гына чыгыш ясаган юк.
– Ә нишләп? Дәшмиләрме?
– ...
Әнә шундый кызыклы кешеләрнең чыгышлары, төрле уеннар, кайнар коймак, чәйләр белән күңелле үтте бәйрәм. Уеннарны Рафил Гыйльмиҗанов белән Ленар Сафин оештырды. Соңыннан лотерея уйнатылды. Бәйрәмгә улы һәм кызы белән килгән Энҗе Мостафина:
– Мондый бәйрәм безнең көнбатышта беренче тапкыр үткәрелә, – дип сөйләде. – Ринат Гәрәев ничек матур итеп гитарада уйнап җырлады. Ишеткән юк иде әле. Уеннарда катнаштык. Балаларга да бик ошады. Мондый бәйрәмнәрне ешрак үткәрсеннәр иде.
Румия Надршина