Олы-кечесенә багышланган гомер!

2016 елның 11 марты, җомга

Олы-кечесенә багышланган гомер!

Пыскып янмыйм, мин дөрлим...

Мин янып-көеп яшим.

Минем яшәү рәвешем –

 Күк күкрәве һәм яшен, – дип яза ул бер шигырендә. Ә мин исә аны кояшка охшатам. Яктылыгы да, күңел җылысы да, энергиясе дә һәркемгә җитә аның, әнә шундый өлгер дә, җитез дә, шул ук вакытта йомшак, шигъри күңелле дә ул бүгенге мәкаләмнең герое – районыбызның хөрмәткә лаек хатын-кызларының берсе, күгендәге кояшы – Рая Ахун кызы Фәтхуллина.

Тумышы белән Ашытбаш авылыннан Рая апа. Аналарның газиз балаларын, хатыннарның яраткан ирләрен, балаларның әтиләрен тартып алган дәһшәтле 41 ел баласы ул... Әнә бит Ахун абый да сөекле Хөснәсен, ике улын һәм әле тумаган да Раяны ятим калдырып яу кырына китеп хәбәрсез югала. Ә Рая исә әти дип дәшәргә зар булып, шул ачы сагышны гомере буе эчкә йотып яши, инде 75е тулып килсә дә, күңеле белән һаман да газиз әтисен көтә. Ахун абзый да юл биштәрен асып кайтып керер дә, нәни кызын, Раясын, кочагына алыр кебек тоела... Тик кайтмас ул... Бу зарыгуга җавап булып бары күңелендә мәңгегә оялаган сары сагыш шигъри юллар булып түгелер:

“Мин бит, Раббым, салам яккан

Салкын өйдә туган балаң.

Әти дигән олуг сүздән

Мин мәңгегә мәхрүм калган...”

Әмма авырлыкларны җиңеллекләр белән алыштырып, сынаулары белән рухи ныклык биреп тормыш җай гына дәвам итә. Утын булмаудан ягылмаган салкын йорт, черек бәрәңге, күтәртмәле чабата, үзәк өзгеч салкын җилләрдән саклый алмаган юка, сәләмә киемнәр – әнә шундый авырлыклар юлдаш булган мәктәп еллары... Әмма кызның күңелендә бөреләнгән белемгә карата көчле мәхәббәтне бу сынаулар гына сүрелдерә алмый. Педагогика дөньясына кыюсыз адымнар атлаган Хотня мәктәбе, белем эстәгән Казан педагогия училищесы, Арча 3нче номерлы балалар бакчасында җанын-тәнен биреп хезмәт куйган еллар... 43 ел педагогик стаж – ярты гасырга якын гомер!.. Әйдәп баручы укытучы дәрәҗәсенә күтәрелә Рая Ахуновна, казанышларын, уңышларын, хезмәтен бәяләп “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” исеме бирелә аңа.

Кызлары Флера, Альфира, Гөлүсә дә уңышлары белән сөендереп тора – Флера ханым Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә музыка белеме бирә, Альфира – Шушмабаш мәктәбендә инглиз телен укыта, Гөлүсә исә Казанда, полиция хезмәтендә.

Өч кызым – өч зур бәхетем,

Йөрәгемнең алар тибеше.

Язмышымның миңа зур бүләге,

Тормышымның татлы җимеше, – дип горурлана алар белән ана йөрәге. Бер-бер артлы алты оныгы дөньяга аваз сала, бүген аларның уңышларына сөенеп гомер кичерә Рая ханым, оныклары, бигрәк тә үзе белән бергә яшәгән Салават турында яратып, тәмләп, озаклап сөйли ул...

...Тик язмыш аны тагын сынау кочагына ташлый... Кош кебек иксез-чиксез күкне иңләп-буйлап бер кайгысыз очкан чакта кинәттән канаты каерыла Раяның – көтмәгәндә терәге, ярты җаны, яраткан тормыш иптәше Мәсхүте вафат була. Югалтуга түзә алмыйча җанын кая куярга белмәгән бер мәлдә, күз яшьләре белән тулып, күңел касәсеннән шигъри юллар түгелә:

Гармуныңны уйный-уйный,

Бәгърем, бармагың талган.

Гармуныңның телләрендә

Бармак эзләрең калган...

Әмма тормыш дәвам итә. Яшәү өчен көч табарга, яшәргә кирәк... “Бу югалтуны бик авыр кичердем мин. Бары диндә, исламда күңел тынычлыгы таптым”, – дип сөйли Рая апа. Үзлегеннән дә күп нәрсәләр өйрәнә, Арча мәдрәсәсенә йөреп тә гыйлем ала, аннан “Ислам шәригате һәм гарәп теле” белгечлеге буенча “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең кичке бүлеген тәмамлый. Бүген ул район мөхтәсибәтенең укыту эшләре буенча җитәкчесе, мөслимәләр берлеге рәисе, ТР мөселманнар берлеге һәм ТР Диния нәзарәтенең гаилә, хатын-кызлар, балалар эшләре буенча комитетының район филиалы җитәкчесе дә... Ә аз гына вакыт эчендә эшләнгән эшләрен хәтта сөйләп бетереп булмый, Диния нәзарәте җитәкчелеге тарафыннан бирелгән Рәхмәт хатлары аның бу хезмәтенә зур бәя... Аллаһ Раббысына шөкер һәм мактаулар белән тулы күңеленнән шигъри юллар агылды:

Бер ягыңда синең таулар булса,

Бер ягыңда сызылып таң ата.

Һәр нәрсәнең башлангычы Синнән,

Һәр нәрсә дә Синнән Сиңа кайта...

 Быел Рая ханымга 75 яшь тула. “Шулай да картаерга әле ашыкмыйм, – ди героем елмаеп. Күңелендә бу хакта туган шигъри юллар гади сүзләргә караганда да күбрәк сөйли кебек:

Кошка очар өчен канат кирәк,

Ә кешегә өмет – яшәргә.

Картаймаска иде, әле иртә:

Яшьнәргә дә әле, яшьнәргә!

Әйе, яшьни әле, кояштай балкый әле Рая ханым. Бүген ул –“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесенең “Өченче буын каһарманы” номинациясендә җиңүче!

Рая Ахуновна, сезне бу җиңү белән чын йөрәктән котлыйбыз! Сезнең белән горурланабыз, Аллаһ Тәгалә сезгә саулык-сәламәтлек, хәерле гомерләр биреп әле тагын күп еллар Арча күгендә балкырга, башкаларга җылы биреп, гыйлем нурлары чәчәргә насыйп итсен!

 Рәсилә Гарифуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International