“Аз керемлеләр кәрзине” яки 4 меңгә яшәп буламы?

2016 елның 11 марты, җомга

“Аз керемлеләр кәрзине” яки 4 меңгә яшәп буламы?

Районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия сәркатибе Лилия Завялова волонтерлар белән һәр чәршәмбедә Арчаның эре кибетләре янында “Аз керемле гаиләләр кәрзине” акциясе оештыра. Шундый акцияләрнең берсендә үзем дә катнаштым.

Лилия Завялова: “Узган атнаның чәршәмбесендә кәрзингә бер нәрсә дә салмадылар”, – дип аптырашта калдырды. Ничек инде? Бездә кеше шулкадәр битараф микәнни?

Кичке сәгать 5. Кешенең эштән кайта торган вакыты. Һәркем ашыга. “Аз керемлеләр кәрзине” яныннан тыз-быз үтеп кенә торалар. Шулай да тукталып, игътибар итүчеләр бар. Ике кулына тум-тулы ике сумканы күтәреп, кәрзингә борылып та карамыйча кызу-кызу атлап үтеп китүчеләргә үпкәлисе килә. Әмма аларны да гаеп- ләп булмый, һәркем эшләргә, кешечә яшәргә тырышырга тиеш. Кәрзин яныннан үтеп китүчеләрнең кайберләрен сөйләштерәм.

– Үземдә дә шул хәл, туганнарымның өе янды, аларга булышам...

– Кешегә түгел, үземә дә юк әле!

Кайберәүләр дәшми үтеп китте.

– Нинди акция соң ул, һай, мин аңлап җиткермәдем, – дип кибеткә кире кереп, ризык алып чыгып, кәрзингә салучылар да булды.

Арчада яшәүче Резедә Камалетдинова кызы белән кәрзин яныннан тыныч кына үтеп китмәде: “Сабыйлар хакына”, – дип, вафли, печенье салдылар. “100 сум акчага нәрсә алып була икән?” – дип, мин дә кибеткә кереп киттем. 100 сум акчага пакетлы чәй, карабодай ярмасы, сушки сатып алдым һәм кәрзингә салдым. Волонтерлар кичке сәгать 6да эшне төгәлләде. Рәхмәт төшкере, кәрзин дә тулды.

Иртәгесен, тулы бер кәрзиндәге азык-төлекне өч пакетка тутырып, юлга кузгалдык. Мине иң тетрәндергәне өч гаиләнең берсе булды. Төгәл адресын язарга кул бармый. Алар район үзәгеннән әллә ни ерак булмаган авылларның берсендә яши. Клара ханым үзенең гаиләсе белән 2000 елда Украинадан туган авылына кайткан. Бүген инде ире үлгән, олы кызы кияүдә, кече кызының өч баласы бар. Киләсе елда пенсиягә чыгам, ди. Бер кулындагы бармак башларының юклыгын күреп: “Нәрсә булды?” – дип сорыйм. Ул: “Өшеде”, – дип, нинди хәлдә булганын ияк астына чиртеп күрсәтте. Янганнар. Мунчага янкорма эшләп, хәзер шунда яшиләр. Мин бу җан асрый торган куышны нәрсә дип тә атый алмыйм. Мунча дисәң, мунча түгел, өй дияргә тел бармый. Анда әйбер... Көч-хәл белән атлап эчкә үттек. Тынчу, эссе. Газ плитәсе эшләп утыра. Башка төрле җылыту чарасы юк. Клараның кызы Иринадан:

– Кечкенәсенә күпме? – дип сорыйм.

– 40 көн юк әле.

– Нинди акчага яшисез?

– Мин авылда каравылда торам, – дип сүзгә кушылды Клара. – 4 мең сум акча алам, минем дә, кызның да Россия гражданлыгы юк, башка акча керер урын юк, – ди бу.

– Өегездә берәр төрле ризык бармы?

– Ит, бәрәңге бар, – дип, Клара суыткычны ачып күрсәтте.

Мин бу йортта башка ризык әсәре күрмәдем. Балалар кызганыч. Тулы бер кап күчтәнәчләр сабыйлар өчен бәйрәм булачак. Чөнки анда вафли, печенье, сушки, хәтта сок та бар иде. Бу гаиләгә пособиеләр белән ничек ярдәм итеп була? Ул мәсьәләне дә өйрәндек. Юллары бар. Лилия Завялова эшне башлады. Ул турыда башка вакытта сөйләрбез.

Хөрмәтле арчалылар, сезнең “Аз керемле гаиләләр кәрзине”нә салган ризыкларыгыз сабыйларны сөендерә. Аларның гаебе юк.

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International