Хатын–кыз –гаилә, ә гаилә – дәүләт нигезе
4 мартта Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Халыкара хатын–кызлар көне һәм “Ел хатын–кызы. Ел ир–аты: хатын–кыз карашы” республика бәйгесе нәтиҗәләре йомгаклавына багышланган тантана булды.
Анда безнең районнан да 7 кеше катнашты. Алар арасында әлеге бәйгенең зона ярышларында җиңү яулаган Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова, район мөхтәсибәте каршында укыту эшләре җитәкчесе Рая Фәтхуллина һәм кунак буларак районның мактаулы хатын–кызлары – Шушмабаш авыл җирлеге сәркатибе Миләүшә Сәгыйтова, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранина, ЗАГС бүлеге белгече Фәридә Бәхтиярова, Ашытбаш мәктәбе директоры Рәмизә Кавиева, “Арча хәбәрләре” газетасы корреспонденты Гөлсинә Зәкиева барды. Арчада аларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып калды.
Тантанада республиканың барлык җитәкчеләре катнашты дисәң дә була. Алар залдагы хатын–кызларны бәйрәм белән котлады һәм бәйгенең аерым номинацияләрендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
– Без дәүләт, республика, һәр гаилә өчен хатын–кыз ролен тиешенчә бәяләп бетермибездер. Хатын–кыз ул, беренче чиратта, һәр гаиләнең нигезе, ә гаилә – дәүләт нигезе, – диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Бүген бу залга республиканың иң алдынгы һәм мактаулы хатын–кызлары җыелган. Без сезнең алда баш иябез һәм бик зур рәхмәт, дибез.
– Хатын–кыз Клара Цеткин заманыннан хокук алды һәм ир–ат белән тигезләште. Безнең әти–бабаларыбыз моның белән килешкәндә алда нәрсә буласын күз алларына китерә алмаганнардыр, күрәсең, – диде шаяртып Татарстан Респуб- ликасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. – Безнең Россия хатын–кызлары бигрәк тә алга китте. Кайчан әле хатын–кызлар көнендә дүрт көн ял итә идек? Юньләп кыш та булмады бит быел. Хатын–кыз җылылыгы кышның да күңелен эретте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышы безнең район хатын–кызлары өчен аеруча шатлыклы булды: ул “Ел хатын–кызы. Ел ир–аты: хатын–кыз карашы” республика бәйгесенең “Өченче буын героинясы” номинациясе җиңүчесе Рая Фәтхуллинаны сәхнәгә чыгарып, аның иңнәренә чәшке тун салды, диплом һәм бүләк тапшырды. Ул көнне Рая ханым әлеге тантананың да чын героинясына әверелде. Әле бер, әле икенче журналист чират торып аннан интервью алды. Рая ханымның шатлыгы йөзенә чыккан иде. Беренче булып ул сөенечен уртаклашу өчен кызы Флерага шалтыратты. “Мин җиңдем бит, кызым, җиңдем!”– диде ул дулкынлана–дулкынлана. Рая ханым, сезне җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез моңа лаек.
– Алтын куллы, алтын йөрәкле хатын–кызларыбыз белән горурланабыз. Бу бәйге безгә күп ачышлар алып килде. Күпме искиткеч хатын–кызларыбыз бар безнең, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова.
Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунаклар өчен балалар – республика, Россия, халыкара бәйгеләр лауреатлары, сәнгать осталары чыгыш ясады.
Гөлсинә Зиннәтова