20 меңлек суыткыч Якты Көнгә китте
Арчада “Төп йорт килене – 2016” бәйгесе шаулап узды. Шаулап диюем шуңа, башта гадәти бәйгеләр кебек җиңел караш белән барган ярышлар тора–бара чын көрәш кырына әверелде. Киленнәр бер–берсен читтән генә күзәтеп, алардан үрнәк алып, тагын да яхшырак итеп әзерләнергә тырышты. Бүләкләре дә нинди шул!
Андый затлы бүләкләр көрәшсез, ансат кына бирелми. Үз як киленнәре өчен җан атып торган җанатарлар да барлыкка килде. Алар хәтта жюри әгъзаларын гаделсезлектә гаепләп, тар–мар итәргә дә күп сорап тормады. Шуның белән бәйге тагын да җанланып, кызыграк булып китте.
– Жюри дөрес бәя бирми, дип миңа шалтыратучылар да булды, – диде сәхнәдән район башлыгы Илшат Нуриев. – Мин хөкемдарлар эшенә кысылмадым. Район газетасы сайтында киленнәргә онлайн–тавыш бирү дә оештырырга кирәклеген әйттем.
Ул көннәрдә сайтыбыз шартлый, дип торабыз. Һәрберсе шундый юл белән булса да үзләренекенә булышырга тырыша. Фикерләрен, теләкләрен язып җибәрүчеләр дә булды.
Монда таякның иң авыр башы жюри әгъзаларына төште. Дөрес итеп бәя кую җиңел эш түгел. Шәхсән мин үзем жюри әгъзасы буларак, тотып алырлык бернинди төпле фикер булмаган ялтыравыклы, матур чыгышларга түгел, ә эчтәлекле, мәгьнәлеләренә басым ясадым. Анда килен үзен, ирен, балаларын гына түгел, кайнана белән мөнәсәбәтен дә яктырт- сын. Бәйгенең исеме дә шул турыда бит. Кайберәүләр хәтта кайнананы телгә дә алмый яки бер–ике җөмлә белән генә аның хакында әйтеп үтә. Димәк, монда уйланырлык урын бар. Шәҗәрәгә килгәндә, сүз әйтә торган түгел. 20 буынга кадәр туганнарын тапкан, эзләнә торгач Япония, Австрия, Германиягә кадәр “барып җиткән” киленнәр бар. Сокланырлык.
Музыкаль бәйге дә әллә нинди талантларны ачты. Безнең төбәк җырчы, биючеләргә бай шул. Тагын бер сынау – ризык әзерләү. Ризыкка тел тидерергә ярамый инде. Тик бәйге булгач, ярамыйны онытып торырга туры килә. Кайбер киленнәр авызга каба алмаслык ризыклар тәкъдим итте. Монысы бернинди кысаларга да сыймый. Җиңәсең килә икән, пешергән ризыгыңа тәм–томны жәлләп торасы юк инде. Жюри бәя куйганда менә шуларның һәрберсен исәпкә алды.
“Иң уңган килен” номинациясендә Колачыдан Тәнзилә Шаһиәхмәтова (ул 85 яшьлек кайнанасы Әминә апаны тәрбия- ли, “Мин үземне шушы нигездән, кайнанамнан башка күз алдына да китерә алмыйм”, ди), “Иң сабыр килен” –Айваннан Светлана Хаҗиева, “Иң тыйнак килен” – Түбән Орыдан Әлфия Бакыева, “Иң яхшы шәҗәрә тәкъдим итүче килен” – Ташкичүдән Гүзәлия Хәкимова. Ул 20 буын туганнарын барлаган. Гүзәлия 79 яшьлек кайнанасын сәхнәгә алып менеп биетүче бердәнбер килен дә. Әлеге киленнәр тузан суырткычлар белән бүләкләнде.
Онлайн–тавыш бирүдә 1448 тавыш җыеп, Хәсәншәехтан Алисә Зәкиева җиңде, икенче урында Чөмә-Елгадан Халидә Әхмәдиева (1428 тавыш), өченче – Өчиледән Гөлназ Мөхәммәтшина (1147 тавыш). Нәтиҗә “Арча хәбәрләре” газетасы һәм “Арча” ТРК сайтларындагы тавыш бирү буенча ясалды.
Сәхнәгә иң тәмле ризык тәкъдим итүчеләр – Хәсәншәехтан Алисә Зәкиева, Печмәнтаудан Миләүшә Шәйхетдинова, Арчадан Рузилә Мәннанова, Кышкардан Илмира Зарипова, Яңасаладан Гөлназ Исмәгыйлева, Пөшәңгәрдән Илүсә Шәвәлиева күтәрелде һәм бүләкләргә лаек булды. Ә Мирҗәмнән Фирая Сибгатуллина өченче урынны һәм кер юу машинасына сертификат белән бүләкләнде.
Иң яхшы шәҗәрә төзүчеләр дә читтә калмады. Кушлавычтан Нурзилә Бикчәнтәева, Ташкичтән Ләйсән Габдрәшитова, Өчиледән Гөлназ Мөхәммәтшина, Иске Кишеттән Филсинә Әхмәтгалиева искиткеч күп мәгълүмат туплаган иде.
Ә менә Яңа Кишеттән Зифа Сәлахиева башка яктан сокландырды. Озак еллар терлекчелектә эшләүче бу ханым кайнана белән 18 ел яшәп кала, 6 ел урын өстендәге кайнатасын бага, хәзер күршеләрендәге авыру, ялгыз карчыкны тәрбияли. Зифа лаеклы рәвештә икенче урынны яулады. Аңа 15 меңлек суыткычка сертификатны “Сөембикә” журналы мөхәррир урынбасары Рәмзия Кашапова тапшырды.
Ә беренче урынны яулаган төп йорт килене Якты Көннән Лилия Мөхәммәтгалиева сәхнәгә 23 ел бергә гомер иткән 86 яшьлек кайнанасы Рауза апа белән чыкты һәм 20 мең сумлык суыткычка сертификатны район башлыгы Илшат Нуриев кулыннан алды.
Алар янына 24–30 ел кайнаналары белән тату яшәгән киленнәр – Чөмә-Елгадан Халидә Әхмәдиева, Сәрдәбаштан Рәмзия Ефимова, Иске Иябаштан Талия Шәфыйкова, Симетбаштан Рәйсә Шәяхмәтова, Сикертәннән Рәмия Сәлихова, Шекәдән Гөлшат Локманова, Байкалдан Гүзәл Сәмигуллина да күтәрелде.
Гөлсинә Зәкиева