Мондый мөмкинлек һаман булмас

2016 елның 11 марты, җомга

Мондый мөмкинлек һаман булмас

2016 елның 13 мартында Арча муниципаль районының барлык җирлекләрендә гражданнардан үзара салым акчасы җыю мәсьәләсе буенча референдум узачак. Без шушы уңайдан муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Илшат Габделфәртович, үзара салым акчасы җыю ни өчен кирәк һәм ул акча нинди максатларда тотылырга тиеш?

— Иң беренче итеп минем халыкның яшәешен яхшыр- ту максатларында дәүләт ярдәме белән нинди зур эшләр башкарылуын әйтеп үтәсем килә. Федераль, республика программалары кысаларында безнең районда да күпме торак, социаль объектлар, юллар төзелде һәм төзелә. Әмма җирле әһәмияттәге мәсьәләләр дә бар бит. Авыл халкы элек–электән аларны хәл итүгә үз өлешен керткән, үзара салым акчасы җыйнау яңа әйбер түгел бит.

Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр дигәндә нәрсәләр күздә тотыла соң? Болар — урамнарны, чишмәләрне, сулыкларны, зиратларны төзекләндерү, беренчел янгын куркынычсызлыгы чаралары белән тәэмин итү, урам утларын тоту һ.б. Салым күләме һәм җыелган акчаны тоту мәсьәләләре җирле референдумда хәл ителә.

Үзара салым акчасы җыю максаты һәм суммасы референдум вакытында тавыш бирү бюллетенендә күрсәтелә. Төрле җирлектә максатлар төрлечә булырга мөмкин. Кемгәдер юлны төзекләндерергә, кемгәдер урам уты сузарга, зиратны әйләндереп алыр-га, чишмә һәм коеларны төзекләндерергә, балалар мәйданчыгы ясарга кирәк. Һәр территориянең үз проблемалары бар.

— Үзара салым акчасына бәйле рәвештә кабул ителгән республика программасын күктән төшкән бәхет кебек дип әйтүчеләр дә бар.

— Әйе, гомер күрелмәгән хәл бу. Халык җыйган бер сум акчага республика бюджетыннан дүрт сум өстәлеп кайта! Җирлек бюджетына саллы өстәмә бу. 2014 елда район буенча 1,5 млн. сумнан артык үзара салым акчасы җыелган иде. Республика бюджетыннан моңа тагын 6,5 млн. сумга якын өстәлде. Әлеге акчалар исәбенә авыл урамнарына таш түшәлде, зиратлар чистартылды, койма белән әйләндереп алынды, сугышта һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләр яңартылды, сулыклар, күперләр тәртипкә китерелде.

Үзара салым акчасының авылларыбыз өчен нинди файда китерүен күреп торган халык 2015 елгы референдумнарда аның суммасын тагын да арттыруны яклап тавыш бирде. Узган ел 4 млн. сумнан артык үзара салым акчасы җыйналды, республика бюджетыннан өстәмә 16 млн. сумнан артык акча кайтуы көтелә. Әлеге акчаларның кайда тотылачагын халык яхшы белә.

Наласа, Яңа Кишет, Сеҗе, Урта Аты, Урта Курса, Яңасала авыл җирлекләрендә үзара салым буенча күздә тотылган сумманы җыйнап бетерә алдылар. Урта Курса авыл җирлегендә үзара салым акчасы узган ел бер кешегә 400әр сум җыйналган булса, быел аны 800 сумга җиткерергә уйлыйлар. Наласа авыл җирлегендә — 700, Урта Атыда, Үрнәктә, Утар Атыда 500әр сум.

— Быелгы референдумда Арча муниципаль берәмлегендә яшәүчеләр дә катнаша. Алардан җыйналган үзара салым акчасы нинди максатларда тотылачак?

— Халык җыеннарында Арча муниципаль берәмлегендә яшәүчеләрдән 300әр сум үзара салым акчасы җыйнарга дигән тәкъдим кабул ителде. Референдумда тавыш бирү бюллетенендә үзара салымның суммасы да, җыелган һәм республика бюджетыннан өстәләчәк акча исәбенә нинди эшләр планлаштырылуы да күрсәтеләчәк. Аерым алганда, Казансу елгасы яр буенда парк зонасы төзү, Арча шәһәрендә, Иске Айван, Төбәк-Чокырча, Күпербаш, Зур Бирәзә, Божа авылларында урам утларын алыштыру һәм урнаштыру күздә тотыла.

Шушы мөмкинлектән файдаланып, мин район халкын 13 марттагы референдумнарда актив катнашырга чакырам.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International