Фестиваль - “Уйна гармун,моңлан курай”

2016 елның 11 марты, җомга

  “Уйна гармун,моңлан курай” дип исемләнгән район иҗат фестиваль – конкурсына рәхим итегез.

Хөрмәтле райондашлар!

18 март көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә Бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган “Уйна гармун,моңлан курай” дип исемләнгән район иҗат фестиваль – конкурсы үтәчәк.

Фестивальдә барлык Арча районы гомуми белем мәктәпләрендә,өстәмә белем бирү учреждениеләрендә белем алучы укучылар,көллиятләрдә белем алучы студентлар,укытучылар һәм үз сәләтләрен сынап карарга теләүчеләр катнаша ала.

Фестивальгә заявкалар 16 мартка кадәр кабул ителә.Элемтә өчен телефон:

54-5-10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International