Яңа Кенәрдә “Аҗаган” уйнады

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Яңа Кенәрдә “Аҗаган” уйнады

“Аҗаган” буласы иртәне ашкынып, зур дулкынлану белән көтеп алдык. Районыбызның Кенәр зонасына караган 11 мәктәбе үзара көч сынашачак.

Ишегалдыбыз “хәрби мәйданчыкны” хәтерләтте. Укучылар солдат киеменнән мәктәпкә килде. Бер генә мәктәп командасы да ярышка әзерлексез килмәгән. Отряд исеме язылган байрак һәм башка ярыш өчен кирәк-яраклар хәстәрләнгән.

Тантанада Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.

Командалар төрле юнәлештә көч сынашты: сорауларга җавап бирделәр, снайпер булып, төз атуга ярыштылар, граната ыргыттылар, “мина кыры” аша уздылар, автомат сүтеп-җыйдылар, “сугыш кырыннан” яралы иптәшләрен исән-имин алып чыктылар, азимут буенча хәрәкәт иттеләр, көч-куәтләрен бәяләү буенча күнегүләр эшләделәр һәм стройда җырлап уздылар. Укучылар музыка астында тәннәрен яздырып та алдылар. Хәрби тормыш шартларында ашханәдә туклану үзе бер күңелле булды.

Мәктәп спорт залы укучыларны кабат бергә җыйды. Дулкынланудан, җан-фәрманга чабып арудан битләре алсуланган балалар түземсезләнеп хөкемдарларның карарын көтте. Укучыларны гаҗәп- ләндереп, Әфганстан сугышында катнашкан 27 сугыш ветераны бер сафка тезелеп басты. Парад белән районның “Сугышчан туганлык” берләшмәсе җитәкчесе Сергей Баһаветдинов идарә итте. Ул укучыларны бәйрәм белән котлады. Ветераннар Әфганстанда аяусыз сугыш булуы, бик күп ир- егетләребезнең туган җирләренә әйләнеп кайта алмавы, нәкъ менә бүген шул иптәшләре каберенә зиярәт кылулары турында сөйләде. Әфганчы абыйлар белән очрашу укучылар күңелендә әйтеп бетергесез уңай тойгылар уятты.

Ярышта Яңа Кенәр мәктәбе командасы — беренче, ашытбашлылар — икенче, апазлылар өченче урынга лаек булды.

Залда хәрби киемнән басып торган балаларга, үз иңнәрендә сугыш ачысын татыган әфганчы ветераннарга карап, ил көннәребез тыныч булсын, безнең балаларыбыз язмышына сугыш афәте җилләре кагылмасын диеп теләде күңелләр.

Зөлфия Хәйруллина,

Яңа Кенәр мәктәбе директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International