Яшел Үзән шәһәрендә Каюм Насыйри исемендәге фәнни укулар булды. Анда Лесхоз мәктәбеннән 10 сыйныф укучылары да катнашты. Алар үз эшләрен лаеклы яклап, призлы урыннар яулады. Элүзә Гаянова 1 урынны (җитәкчесе Н. Гомәрова), Лениза Камалетдинова – 2нче (С. Корбанова), Рүзәл Кадыйров 3нче урынны (З. Хәлимова) алды.