Узган шимбәдә “Арча Арена” Боз сараенда ветераннар командалары арасында хоккей ярышлары үткәрелде. Бәйгедә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, хоккей федерациясе җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин тәбрикләде.
Ветераннар матур уен күрсәттеләр. Финалда Арча ветераннары һәм Утар Аты командалары көч сынашты. Арчалылар көчлерәк булып чыкты. Мөрәле командасы — өченче урында.