Буа шәһәрендә узган турнирда Җәүдәт Хәсәнов җитәкчелегендәге баскетболчы кызларыбыз чираттагы җиңүләрен яулап кайтты. 5 район командасы катнашында узган әлеге бәйгедә безнең кызлар, оста уен күрсәтеп, барлык көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итте. Район данын Арчаның 1нче урта мәктәбеннән Арина Плотникова һәм Ралинә Шәймуллина, Арчаның икенче урта мәктәбеннән Азалия Мөхәммәдиева, Адилә Гарифуллина, Ләйсән Нигъмәтҗанова, Алинә Сәлахова, Аделя Тихомирова, Динә Закирова яклады. Икенче — Буа, өченче урында Кукмара кызлары. Якташларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.