Хезмәт хакы вакытында түләнергә тиеш
Район прокуратурасы ай саен хезмәт законнары таләпләре үтәлешенә анализ ясый, хезмәткәрләргә хезмәт хакын вакытында түләү срокларының сакланышына аеруча игътибар бирелә. Хезмәт хакын үзвакытында түләүне тәэмин итмәгән эш бирүчеләр җавапка тартыла.
Мәсәлән, 2016 елда андый тикшерүләр “Мәрҗани” ширкәтендә, “Арча элеваторы” акционерлык җәмгыятендә, берничә агрофирмада үткәрелде. Әлеге предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча шактый бурыч җыелган. “Мәрҗани” ширкәтендә 2015 елның декабре өчен түләнмәгән — бурыч 4 млн. сумнан артык.
“Арча элеваторы” акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге үз хезмәткәрләренә 2015 елның ноябрь–декабрь айлары өчен 2 млн. сумнан артык бурычлы.
Киләчәктә мондый хәлгә юл куярга ярамый.
Әлеге очракта эш бирүчеләр Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 136нчы маддәсе таләпләрен боз- ганнар, аның нигезендә хезмәт хакы оешманың эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, күмәк килешү һәм хезмәт килешүе белән билгеләнгән срокта — ярты айдан да ким булмаган көндә хезмәткәрнең үзенә түләнергә тиеш.
Район прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге предприятиеләр җитәкчеләреннән ачыкланган закон бозуларны бетерүне һәм күрсәтелгән айларга хезмәт хакы түләүне таләп итте. Шулай ук хезмәт законнары нормаларын бозган өчен һәр җитәкченең шәхси җаваплылыгы күрсәтелде.
Күзәтчелек итүче органның таләпләре каралган һәм алар буенча тиешле чаралар күрелгән: әлеге айлар өчен хезмәт хакы түләнгән, 2 кеше дисцип- линар җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, хезмәт урынындагы 1 кешегә карата административ эш кузгатылды һәм ул карау өчен Татарстан Республикасындагы Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция советнигы