Күмәк көч тау күчерә, диде Арча халкы

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Күмәк көч тау күчерә, диде Арча халкы

Якшәмбе көнне районда үзара салым буенча референдум узды. Бу авылларда яшәүчеләр өчен яңалык түгел. Алар аны практикада кулланып кына калмады, нәтиҗәсен күрергә дә өлгерде. Беренче тапкырында 100, 300 сум гына җыйсалар, тора-бара авыл халкы үз теләге белән сумманы арттырды, үзара салым акчасының халыктан җыела торган өлешен хәтта 700-800 сумга җиткергән авыллар да булды.

Чөнки җыйналган 1 сум үзара салым акчасына республика бюджетыннан тагын 4 сум өстәлә. Бу акчага авылларда юлларны төзекләндерделәр, зиратларны, чишмәләрне тәртипкә китерделәр, урам утларын карадылар. Акчаларының кая һәм ни өчен киткәнен белеп тордылар. Авыл җирлекләре башлыклары тиененә кадәр нәрсәгә кулланылуын әйтеп җыелышларда хисап тотты.

Менә хәзер шушы тәҗрибәне Арчада да тормышка ашырырга булдылар. Бюллетеньнәрдә ул акчаның нәрсә өчен тотылачагы яхшылап аңлатылган иде. Арча халкы әлеге яңалыкны ничек кабул итте? Берничә сайлау участогында булып, аерым кешеләр фикерен сораштык.

Арчаның беренче мәктәбендә урнашкан 940нчы сайлау участогында халык иртәнге уннар тирәсендә күпләп килә башлады.

– Ни өчен референдум үткәрелгәнен аңлап, үз тавышыбызны бирергә дип килдек, – диделәр Гөлзада Әюпова белән Рузилә Мөхәммәтҗанова. – Агитаторларыбыз бик яхшы иде. Радио, район газетасы аша яхшылап аңлаттылар. Бу акчалар шәһәрне төзекләндерү өчен китә икән, без риза. Юллар, тротуарлар каралсын, ял итү урыннары булдырылсын. Пляж турында да сүз чыкты. Анысы балалар өчен бик кирәк.

Үзем сайлый торган Арча сәнгать мәктәбендә дә баштарак тынлык иде, соңрак халык бер-бер артлы килде.

– Урамнар, Казансу елгасы буйлары, тирә-юнебез матурланачак. Юллар каралсын иде, – диде Ришат Камалов.

– Матур җирдә яшәве дә әйбәт. Шәһәребезне төзекләндерү яклы мин, – диде Мөгаллимә Җамалиева. – Узган ел Төркиядә булып кайттым. Казаннан, диюгә караш үзгәрә, уңайлана. Безнең Арча турында да шундый фикер туарлык булсын.

939нчы сайлау участогы урнашкан Арча Мәдәният йортында да иртәнге 10нан соң сайлаучылар аеруча активлашты. Гаиләләре белән килүчеләр дә күп булды. Нурия һәм Руслан Ялымовлар оныклары Адельне дә үзләре белән иярткән.

– Үзара салым акчасына шәһәрдә пляж ясауга без каршы түгел. Җәй көне оныкны шунда су коенырга йөртер идек. Иң мөһиме – җыйналган акчаларны хакимият тиешле урынга тотсын иде, – диде Нурия ханым.

Рафис Сабиров та тавыш бирүгә күтәренке рух белән килүен белдерде.

– Күмәк көч тау күчерә, дип белми әйтмәгән борынгылар. Шәһәр проблемаларын чишүгә без дә үз өлешебезне кертергә тиеш, – диде ул. – Авыл халкы күптән моны аңлады. Без дә читтә калмыйк.

Референдумда катнашкан кешеләрнең күпчелеге нәкъ менә шушы фикерне яклаган булып чыкты. Район территория сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә 61 процент сайлаучы референдумда катнашкан һәм аларның 71,7 проценты үзара салым кертүне хуплап тавыш биргән. Авылларда, гадәттәгечә, бу саннар тагын да зуррак.

Референдум барышы һәм нәтиҗәләре белән тулырак arskmedia.ru сайтында таныша аласыз.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International