Мәүҗүдә Галимҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 15 мартта Арча шәһәрендә яшәүче Мәүҗүдә Галимҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Мәүҗүдә апа лаеклы ялга чыкканчы намуслы хезмәт иткән. Әлегә кадәр ул кул эше белән шөгыльләнә. 4 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International