Рәшидә Фәйзрахманованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 14 мартта Шушмабаш авылында яшәүче Рәшидә Фәйзрахманованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Рәшидә апа зур гаиләдә үскән, барысы 10 бала. Әтисе гражданнар сугышында катнашкан. Балачаклары бик авыр чорга туры килә. Кыз 16 яшендә Ленинград өлкәсендә окоп казый. Сугыштан соң 40 ел Яңа Кенәрдә “Мехчы” фабрикасында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International