11 мартта район хакимиятенең актлар залында Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылауга әзерлек чараларына багышланган киңәшмә үтте.
Аны район башлыгы Илшат Нуриев алып барды. Киңәшмәдә ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин да катнашты. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев, ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин һәм район хәрби комиссары Алмаз Борһановның көн тәртибендәге мәсьәлә буенча чыгышлары тыңланды. Район башлыгы киңәшмәдә катнашучылар алдына Җиңүнең 71 еллыгын югары дәрәҗәдә үткәрү буенча бурычлар куйды. Генерал арчалыларның яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдәге хезмәтләрен югары бәяләде һәм Арчада хәрби парад уздырырга ярдәм итәчәген белдерде.