Арчаның үз байкерлары

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Арчаның үз байкерлары

12 мартта үткән май чабу бәйрәменә Казаннан “Trespassers МСВ” мотоциклчылар клубыннан бер төркем байкерлар, төрле төбәкләрдән мотоцикл сөючеләр кайтты.

Көндезге сәгать 12дә Арча үзәгендә әлеге мотоклубның ир-егетләре эшләгән мотоциклларның шоу-күргәзмәсе булды. Күпләр техникага гына түгел, байкерларның киеменә дә кызыксынып карап торды. Гомумән, байкерлар – серле дөнья. Анда тупаслык, кыргыйлык хөкем сөрә сыман... Аларның үзләре белән аралашкач, байкерларның техниканы, спортны яратуын, каршылыкларны җиңәргә, иптәшлекнең кадерен белергә өйрәнүен, максатлары матур булуын төшенәсең. Клубның президенты Виктор Лопухов белән сөйләштек. Соңыннан белештем, ул Казан федераль университеты доценты!

– Безнең максат – һәрвакыт хәрәкәттә булу, – дип сөйләде президент Виктор Лопухов. – Сәяхәт кылу, нинди дә булса яхшылык эшләү, файдалы чаралар оештыру, кешенең күңелен кузгатып җибәрү.

– Техникага, мотоциклга мәхәббәт уяту, – дип сүзне дәвам итте вице-президент Валентин Янков. – Мотоклубта техник-инженерлык фикерләү, сәламәт тормыш рәвеше тәрбияләнә.

– Ә бит клубка берләшү ул дуслык, иптәшлек, вакытны кызыклы итеп үткәрү дә, – ди клуб әгъзасы Владимир Вакуленко.

“Мотомасленица” бәйрәмен район хакимияте байкерлар клубы белән бергәләп оештырды. Ярыш көндезге сәгать 2 тулып киткәч ипподромда башланды. Халык сабантуена килгән кебек җыелган иде. Коймаклар пешеп, чәйләр кайнап, үзешчәннәр җырлап, төрле уеннар оештырылып торды. Байкерлар спорт мотоциклларында, квадроциклларда һәм бишек- ле мотоциклларда ярышты.

Арчада мотоцикл сөючеләр, байкерлар бармы? Бу теманы мин махсус өйрәндем. Ярышта квадроциклларда ярышкан Фаил Гәрәев, Ленар Закиров, Динар Галләмов, бишекле мотоциклда катнашкан Руслан Сөнгатуллин менә ниләр сөйләде.

 – Без хәзер районда шактый, 20ләп, – дип сөйли ярышта 1нче урынны алган Фаил Гәрәев. – Үзебезнең “Арча” дип язылган флагыбыз, эчке кагыйдәләребез бар. Колонна белән Болгарга, “Ижминводы”, Суслонгерга бардык.

– Яңгыр яуса, кеше өйдә утыра, ә без урамга чыгып китәбез, – дип сүзне дәвам итте Ленар Закиров. – Таулар, сулыклар безнеке. Иң мөһиме – каршылыкларны җиңү, уңай энергия алу.

– Ә моның өчен сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк, – ди Фаил Гәрәев. – Чөнки тискәре табигать шартларында техниканы иярләү ул физик көч һәм осталык таләп итә. Районга байкерларның килүе әйбәт булды. Алар белән күрешеп сөйләштек, аралаштык. Кичке рок-концертны да яратып карадык.

– Моңарчы үзем генә квадроциклда йөрергә чыгып китә идем, ярышта яңа иптәшләр таптым, – дип сөйли Арчадан Динар Галләмов. – Моннан соң бергәләп йөрербез, дип уйлыйм.

– Мотоциклда йөрү ул юлда ак-караны күрмичә чабу һәм каядыр килеп бәрелү түгел, – дип сөйли Руслан Сөнгатуллин. – Ул акыл белән эш иткәнне ярата. Мотоцикл ул – азатлык, иркенлек... Без мотоциклчылар бергә җыелабыз. Арча урамыннан да үтәбез, башка шәһәрләрнең байкерлары белән аралашабыз.

Арчада менә нинди кызыклы ир-егетләр бар. Бәлки аларга, чыннан да, клуб булып оешып, үзләрен белгертергә кирәктер?!

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International