Якташларыбыз – Арчада
11 мартта республика газета-журналларында, радио һәм телевидениедә эшләүче һәм ветеран журналист якташларыбыз Арча районында булдылар.
Алар муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев белән очраштылар. Район җитәкчесе ирешелгән уңыш-лар, алда торган бурычлар турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.
— Сезнең белән очрашуга шатмын, — диде район җитәкчесе журналистларга мөрәҗәгать итеп. — Без үзебезнең районнан чыккан мәгърифәт, мәдәният, әдәбият, сәнгать һәм фән әһелләре белән хаклы рәвештә горурланабыз. Республика газета–журналларында, радио һәм телевидениедә эшләүче якташларыбыз белән очрашып сөйләшәсе, фикерләрен беләсе, киңәшәсе килә иде.
Якташ журналистлар арасында исемнәре республикада яхшы билгеле булган Әгъзәм ага Фәйзрахманов, Мөнир Абдуллин (аларның хезмәт стажлары да 50 елдан артык), Риман Гыйлемханов, “Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Рәфыйкъ Юнысов, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе Рәшит Фәтхрахманов, “Сөембикә” журналының хатлар бүлеге мөдире Лилия Гәрәева, “ТНВ” каналының иртәнге тапшырулар бүлеге мөхәррире Фәридә Төхвәтуллина, “Мәгариф” журналы сайты мөхәррире Римма Гатина үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
— Бүгенге очрашуга чакыруыгыз өчен зур рәхмәт! — диде “Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов. — Мин үзем йорт салып туган авылымда яшим. Райондагы уңай үзгәрешләрне дә, проблемаларын да яхшы беләм. Журналистлар начар әйбер генә эзләп йөрүчеләр түгел. Район үсеше турында күбрәк мәгълүмат алу безнең өчен бик кирәк.
— Билгеле, тәнкыйть тә булырга тиеш, — диде Илшат Нуриев. — Бер–беребезне макташу турында сүз бармый, кирәк урында чеметеп алу да әйбәт. Без җитәкчеләр белән дә ныклап сөйләшәбез, беренче чиратта халык турында уйлагыз, дип әйтәбез. Безне авылларның киләчәге нык борчый. Яшьләрне авылда калдыру буенча эшне активлаштырдык. Районыбызга Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның ярдәме зур, федераль һәм республика программалары уңышлы тормышка ашырыла.
Журналистлар Арчаның өченче мәктәбендә, спорт комплексында, сәнгать мәктәбендә, педагогика көллиятендә, Түбән Мәтәскәдә фермер Айдар Сабиров хуҗалыгында, Түбән Атыда Дамир Хәлиуллинның теплица хуҗалыгында булдылар.
Ильяс Фәттахов