Байкалда әле кеше бар

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Байкалда әле кеше бар

14 мартта “Мәрҗани” ширкәте базасында терлекчелектә ике айлык эш йомгакларына багышланган семинар–киңәшмә булды.

Семинарда катнашучылар эшне Байкал фермасын караудан башлап җибәрделәр. Районның иң читендә урнашкан бу авылда иң тырыш кешеләр яши. Фермада читтән килеп эшләүче бер генә кеше бар, калганнары — үзләренеке. Юлсыз–нисез авылларына тугрылыклы калган өчен рәхмәт аларга.

— Быел проект–смета документларын әзерлиләр, — ди авыл җирлеге башлыгы урынбасары Әгъзәм Гайфуллин. — Халык үзе эшкә тотынды инде, узган ел 1әр мең сум акча җыеп Тукай урамына таш салдылар, үзара салым акчасына Ленин урамына ком салып калдырылды, быел таш түшәләчәк.

Әле бит хуҗалыкта эшләгән өчен юклы–барлы акчаны да вакытында түләмиләр. Безнең газета, прокуратура катнашкач гыйнвар ае өчен түләгәннәр, февраль өчен әлегә юк. Түзем халык яши Байкалда.

Ә фермада тәртип, маллар тук, чисталык. Сыерларның баш санын саклап калганнар.

Шурабаш фермасында быел 28 бозау туган, шуларның 9ы үлгән.

— Күбрәк түгелме соң? — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Сәбәп нәрсәдә?

— Салкын булды, шуңа үлделәр, — диде ферма мөдире Фәнүсә Хәлиуллина.

Бар халык кыш җылы килде, дип гаҗәпләнә. Җылыда да салкын булырлык шул бозаулар торагы. Яман биек, зур, кая анда җылы торсын инде.

“Мәрҗани” ширкәте җитәкчесе Марат Минәчетдинов сүзне “Сөтне иң күп урлаучылар шушында”, — дип башлады. Шушы уңайдан бер авылда яшәүче танышымның сүзләре искә төште: “Мин иртән шуңа игътибар итәм — кәҗә генә асраган кешеләр өчәр, дүртәр чиләк сөт тапшыралар. Моңа башта бик аптыраган идем, бактың исә анда яшәүчеләр фермада сыер сава икән”.

Вакытында әйбәт хезмәт хакы түләсәләр бәлки мондый күңелсез хәлләр бетәр иде? Урлау җиңел эш түгел бит...

Ташкичү фермасында мөдир юк, берәү дә керергә риза түгел. Шуңадырмы, күрсәткечләр дә ким, сыерлар да шактый кимегән. Сыер савучылар пенсия яшендә. Мөдирсез әле яшәп була, сыерлар савылмый башласа нишләрсез?

Иске Ашыт фермасы бөтен мәгънәсендә чис-та. Башка бүлекчәләрдә лейкоз белән тилмерәләр, ә биредә иминлек. Шуңа күрә семинарда катнашучыларны торакларга кертмәделәр дә.

Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов бу мәсьәләдә бик таләпчән: “Сез дә торакларга сирәг-рәк керергә тырышыгыз”, — диде ул җитәкчеләргә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов ике айлык эшкә анализ ясады. Продукция җитештерүдә үсешкә ирешкән “Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллинга, шушы хуҗалыкның Шекә фермасы мөдире Габделхәй Бариевка күчмә кубоклар тапшырды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International