10,12 март көннәрендә Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында шагыйрә Клара Булатованың иҗатына багышланган XI Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары бик актив катнашты.
“Уен коралларында уйнаучылар” номинациясендә Харисов Айбулат курайда уйнап I урынга лаек булды. (җитәкчесе Харисов Рәдис Рафисович);
“Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр” номинациясендә курайчылар триосы II урын алды. (җитәкчесе Харисов Рәдис Рафисович);
“Вокал” номинациясендә Сиразиева Ильзирә “Кызыксындыру бүләге”нә ия булды (җитәкчесе Харисова Чулпан Фирдантовна).
Бәйгедә җинүчеләр Гала-концертта чыгыш ясадылар. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Котлыйбыз!