Ташкичү мәктәбе укучысы Илүзә Касыймова бүгенге “Ялкын” журналының балалар редколлегиясе әгъзасы
Илүзә Касыймова - кече яшьтән «Ялкын” журналы белән иҗатташ дус. Беренче шигырьләре дә шушы журналда дөнья күрде. 2016 нчы елның март аендагы журнал тышында кем дисезме? Илүзә. Журналның битләрен актарсагыз, аның мәкаләләре, уй-фикерләре белән танышырсыз.