2016 нчы елның 15 март иртәсеннән үк Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе шатлыклы шау-шу авазларыннан яңгырап торды. Матур күлмәкләрен киеп, кунак каршылаган хуҗабикә кебек, ялт итеп торган, яңартылган мәктәп бинасы үзенә кунаклар кабул итте: анда районның татар теле, әдәбияты һәм башлангыч сыйныф укытучыларының берләштерелгән семинары үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары “ФДББС шартларында уку-укыту системасын интенсивлаштыру” дигән тема астында эшлекле сөйләшү уздырдылар. Кунакларга бик эчтәлекле чаралар әзерләнгән иде. Утар-Аты мәктәбе һәм аның филиаллары укытучылары мастер-класслар, ачык дәресләр уздырдылар. Биология һәм башлангыч класс укытучылары Сафина И. В. , Мухаметгалиева А. Г. осталык мизгелләре бүләк итсә , татар теле һәм әдәбияты укытучылары Касыймова З. Г., Вафина Л. Н. ачык дәресләрдә укучыларда әдәби әсәрләр аша аша белем һәм тәрбия, үз Ватаныңның патриоты булу хисләрен уяттылар. “Күл буена килсәгез лә...” дип аталган, Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган экологик тамаша да кунакларга бик ошады. Түгәрәк өстәл янындагы сөйләшүдә укытучылар алдагы максат һәм бурычларны билгеләделәр, нәтиҗә ясадылар. Район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методист Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы ирешелгәннәргә рәхмәт белдереп, башкарасы эшләрнең дә күплегенә басым ясады.