Хезмәт шартлары “кыйммәт” бәяләнә
Арчада хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча куст семинары булды.
Ул “Муниципаль берәмлекләрдә хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәргәндә идарә итү карарлары буенча Координацион советлар роле” дигән темага багышланды. Семинарны Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы район хакимияте белән бергә оештырды.
Семинарда Балтач, Әтнә, Кукмара, Саба районнарының хезмәтне саклау буенча Координацион совет әгъзалары, министрлык, Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе, “ВиКо” ширкәте, “Казань–Восток–Сервис” ябык акционерлык җәмгыяте вәкилләре катнашты. Шулай ук Арча районы оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәтне саклау буенча белгечләре дә чакырылган иде.
Куст семинарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хезмәтне саклау буенча Координацион совет рәисе Рамил Гарифҗанов башлап җибәрде. Ул безнең районда бу юнәлештә нинди эш алып барылуы, хезмәтне саклау буенча Координацион советның роле турында сөйләде.
Чыгышларда төп басым республикада, шушы кустка кергән районнарда җитештерү өлкәләрендә, төзелешләрдә травматизмның торышы, хезмәтне саклау буенча Координацион советлар эшен оештыру һәм хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрү мәсьәләләре турында сүз барды.
Доклад ясаучылар тәҗрибә уртаклашты, киңәшләр бирде. Әмма алар төп басымны эш урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә ясады.
– Әтнә районы торак–коммуналь хуҗалыгында шундый хәл булды. Исерек тракторчы трактор чүмече белән капкага килеп бәрелә. Нәтиҗәдә үзе капка астында кала. Сәбәбе — хезмәтне саклау кагыйдәләрен белмәү һәм, әлбәттә инде, исереклек, – диде Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлек җитәкчесе Артем Ларюхин. – Язгы кыр эшләре алдыннан авыл хезмәтчәннәрен җыеп, инструктаж үткәрү мәҗбүри.
Шулай ук хезмәт шартларын махсус бәяләүнең һәр эшче, һәр эш бирүче өчен никадәр дәрәҗәдә мөһим булуына да тукталдылар.
– Хезмәт шартларын махсус бәяләүне барыгыз да үтәргә тиеш. 2018 елның 31 декабренә кадәр. Юк икән, һәр кеше өчен 60–80 мең сум штраф. Укыту үткәрмәгән өчен дә 110–130 мең сум күләмендә штраф карала, – диде “ВиКо” компанияләре төркеме генераль директоры Виктор Курьянов. – Координацион совет әгъзаларына җыелышлар уздыру мөһим. Үз районнарыгызда курс-лар, очрашулар оештырыгыз. Сөйләшү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен. Без бушка кайтырга әзер.
Гөлсинә Зиннәтова