Исәнмесез, кошкайлар!

2016 елның 18 марты, җомга

Исәнмесез, кошкайлар!

Быел кышкы җылы көннәрдә “Кошлар кайтып ялгыша күрмәсен”, дип шаярта идек. Чөнки бабайларыбыз билгеләп калдырган хут суыклары 18 мартта гына бетәргә тиеш иде.

Табигать хәзер мондый кысаларга сыймый. Язның беренче хәбәрчеләре – кара каргалар 28 февральдә күренде. Сыерчыклар март ахырында – апрель башында кайта иде. Быел алар 12 мартта ук кайтып җитте. Аларны көтеп алабыз, сыерчыклар кайткан көн – безнең өчен бәйрәм!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International