Каникуллар хәвеф-хәтәрсез үтсен
Мәктәп укучыларының язгы каникуллары вакытында балалар тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белеп торырга тиеш. Менә нинди кагыйдәләр алар.
Ата-анадан сораусыз өйдән чыгып китәргә ярамый. Тимер юл, автомобиль юллары янында уйнарга, ташландык биналарга керергә, чүплекләрдә, төзелеш барган урыннарда йөрергә рөхсәт ителми. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Теләсә кайда учак ягарга ярамый. Электр, газ приборлары белән сак эш итәргә кирәк.
Бина яннарыннан ераг-рак йөрүең хәерле. Чөнки өстән боз сөңгеләре, кар олавы килеп төшәргә мөмкин. Сулыклар янында бигрәк тә сак булырга, алар янына бармаска тырышырга кирәк.
Велосипедларда, скутерларда йөргәндә шулай ук сак булу, юл кагыйдәләрен үтәү зарури. Скейт, роликлы тимераяк, самокатта бары тик тротуарда, стадионда гына йөрү рөхсәт ителә.
Каникуллар хәвеф-хәтәрсез, файдалы үтсен иде.
Илшат Мәхмүтов,
янгын куркынычсызлыгы дәүләт инспекторы