Эшлекле мәҗлес
Начар күрүче һәм бөтенләй күрмәүчеләр оешмасы (җитәкчесе Зөфәр Зарипов) Арчаның затлы бер ресторанына җыелды.
Казаннан Милли ислам шәфкатьлелек фонды “Ярдәм” советының башкарма директоры Лирия Кусайманова, “Иман” Интернет-радиосы мөхәррире Эльвира Ибраһимова кайтты. “Ярдәм” фондының бер тармагы Арчада да оешты. Аның рәисе итеп Назыйм Сибәгатов билгеләнде. Назыйм Хисамиевич мәҗлесне алып барды.
Иң башта Казан кунагы Лирия Кусайманова “Ярдәм” фонды эше белән таныштырды.
– Без физик мөмкинлекләре чикләнгән һәркемгә ярдәм итәбез, – дип сөйләде ул. – Татармы, урысмы, чувашмы – кешенең нинди милләттән булуы әһәмиятле түгел. Безнеке кебек фонд Россиядә бер. Төрле төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән дә элемтәгә чыгалар. Тернәкләнү чоры – бер ай. Яшәргә мөмкинлекләр бар. Заманча техник мөмкинлекләр зур. Тернәкләнү курсы алганнан соң да онытылмаячаксыз. Сез бездә өйрәнгәннәрегезне башкаларга җиткерергә тиеш. Менә шулай элемтәне өзмичә, бер йодрык булып бердәм хәрәкәт иткәндә генә тормыш мәгънәле һәм кызыклы булачак.
Лирия Харисовна гыйбрәтле хәлләр сөйләп, мәҗлесне тагын да җанландырып җибәрде.
– Безгә бер ир–атны алып килделәр, – дип сөйләде ул. – Һәлакәткә очрап, хатынын, балаларын югалткан, сукыр калган. Ике тапкыр үз- үзенә кул салырга омтылган. Безгә килгәч, үкереп елады. Ә без аны яңадан яшәргә өйрәттек. Ул хәзер күренекле адвокат, өйләнде.
Шушы сүзләрне ишеткәч, мәҗлестә утыручылар күңелле генә гөжләп алды. Һәркемнең шушы могҗизалы “Ярдәм” фондын күрәсе килде.
Кемне нәрсә борчый – шулар турында да сөйләшенде. Бергәләп агач утырту, музей оештыру кебек матур планнар белән дә уртаклашып алдылар. “Иман” Интернет-радио мөхәррире Эльвира Ибраһимова шагыйрь Галимҗан Гыйльмановның әниләр турындагы озын шигырен яттан сөйләде. Бар да тынып калды...
Соңыннан мәҗлескә килгәннәрнең хәлләрен белештем. 57 яшьлек Хәдичә Иванова:
– Очрашуны оештыручыларга рәхмәт, – диде күңеле булып. – Ризыклары да бик тәмле. Урамдамы, хаста-ханәдәме – безнең ишеләргә игътибарлырак булсыннар иде.
Мәмсәдән 37 яшьлек Нияз Шакиров:
– Алабуга культура училищесын, аннан пединститутны тәмамладым. Балалар укытам. Гаиләм бар, – дип сөйләде.
Яңа Кенәрдән 26 яшьлек Фәнис Гайнуллин:
– Очрашу кирәк икән, – диде. – Үзебезнең оешма компьютер укуларын оештырды. Атнага ике тапкыр Арчага килеп, компьютерда эшләргә өйрәнәм.
Мәкаләне әзерләгәндә әлеге мәҗлескә иганәчелек иткән “Триумфатор” ширкәте җитәкчесе Рәмзия Сибәгатова шалтыратты.
– “Ярдәм” фондына сәяхәткә барырга теләүчеләр күп, март ахырында юлга чыгарга җыенабыз, – диде ул.
Әнә шундый иганәчеләр булуына һәм районның “Ярдәм” фонды җитәкчесе Назыйм Сибәгатовның булышырга әзер торуына күңел сөенә.
Румия Надршина