2016 елда 2 сыеры булган һәм аларны 5 башка җиткерергә планлаштырган шәхси хуҗалыкларга абзар төзү өчен 100әр мең сум акча бирәчәкләр.
3 сыеры булган һәм аларны 8 башка җиткерер- гә теләүче хуҗалыкларга кечкенә ферма төзү өчен 200 мең сум акча бирелә.
Юридик затлардан тана яки берне бозаулаган сыер алганда 15 мең сум бирелә. Нәсел хуҗалыгыннан алсаң — 20 мең сум.
Нәселле кәҗә алсаң бер башка 8 мең сум бирәләр.
Сыерны бер тапкыр ясалма орлыкландыру өчен 350 сум бирәләр.
3 яшьлек һәм аннан олырак бия асраучыга азык алу өчен 3 мең сум бирелә.
Бройлер чебиенә, үрдәк бәбкәләренә — 30ар, күркә чебиенә һәм каз бәбкәсенә 80шәр сум бирелә.
Шулай ук ветеринария чаралары өчен чыгымнарның бер өлеше түләнә.
Әлеге мәсьәләләр буенча авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.