Кырык эшен кырык якка ташлап

2016 елның 18 марты, җомга

Кырык эшен кырык якка ташлап

Арча тамашачысы бу көннәрдә сәнгать дөньясында кайный. Әле киленнәр бәйгесе шаукымыннан айнып җитә алмадык, шул арада Арчаның икенче мәктәбе коллективы “Халык рухын зурлый белгән сәнгать һәрчак үсә барыр яңарып” девизы белән үтүче иҗади–тематик чыгышлар кысаларында Арча Мәдәният йорты сәхнәсенә зур концерт программасы белән күтәрелде.

Укытучы халкы шундый бит ул, эш кушалар икән, я җиренә җиткереп үти, я бөтенләй тотынмый. Имтиханнар якынлашып килүенә, мәшәкатьләрнең күп булуына карамастан, кырык эшен кырык якка ташлап, укытучылар концертка әзерләнгән. Һәм алар таләпчәнлеге белән аерылып торган безнең Арча тамашачысын сок- ландырып, искиткеч матур чыгыш ясады. Һәр номер ныклап уйланылган, алып баручылар Илдус Әскәров, Гөлфия Ибраһимова, Рәдис Йосыпов сәхнәгә чыгып сүз башлауга ук яхшы әзерлек тә күзгә ташланды.

Укучы кызыксынсын өчен язучы язмасының исемен күзгә ташланырлык итеп куярга тырыша. Укытучылар да шуны күзаллап эш иткән. Иң беренче итеп мәктәп директоры үзе катнашкан номер чыгуы (егетләр ансамбле чыгышы) тамашаны беренче минутыннан ук җанландырып җибәрде.

Һәр чыгыш үзенчәлекле, матур һәм күңелгә ятышлы булды. Тәмле әйбер җитми калса тагын да тәмлерәк булган кебек, концерт та сизелмичә үтеп китте һәм җитми дә калды.

Рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Алла Малафеевская белән Рәсимә Ибраева сәнгатьле уку осталары булуларын исбатлады. Кыскалыкта–осталык, диләр. Кыска гына чыгышлары да йөрәккә үтеп керерлек мәгънәле һәм тирән эчтәлекле чыкты. Кызлар ансамбле, укучылар һәм укытучыларны берләштергән биючеләр төркеме чыгышлары, Лилия Рәхимҗанованың дәртле җыры да кичәнең бизәге булды.

Мәктәпләренә ярдәмгә тәмамлап чыгып та элемтәләрен югалтмаган элеккеге укучылары Гөлия Гафурова белән Айгөл Ахунова да килде ул көнне. Кызлар тамашачыны сокландырып, укытучыларын шатландырып, яраткан җырларын башкардылар.

Җыр дигәннән, мәктәп хезмәткәре Мәгъфүр Шәрифуллин да мондый чарадан читтә калмаган. “Җырлап ачылмаса күңел, мәңге ачылачак түгел”, диләрме әле? Мәгъфүр Шәрифуллин ул кичне кеше күңелен дә күрде, үзе дә җан рәхәтлеге алды.

Ә ветераннар соң, мәңге яшь ветераннарны гына күрегез. Тынгы белмәс җаннар. Аларның чыгышын тамашачы лаеклы төстә алкышларга күмде.

Икенче мәктәп укытучылары барысын да – укучыларны, укытучы балаларын, ата–аналарны үз араларына тарткан. Укучылар бөтен сәхнәне дер селкетеп биесә, укытучы Ләйсән Алмаеваның кечкенә кызы Диана җырлады, укучы Розалия әнисе Венера ханым белән чыгыш ясады.

Бу концертны Арчаның икенче мәктәбе коллективы Хатын–кызлар бәйрәменә багышлады. Татар эстрадасының яңа калкып килгән йолдызлары Рузалия һәм Фидарис Мортазиннар чыгышы аны тагын да тулыландырып, бәйрәм бүләге булып яңгырады.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International