Менә нинди ул, Роза апа!

2016 елның 18 марты, җомга

Менә нинди ул, Роза апа!

Халык арасында “Бәхетсезлек булмаса, бәхет килмәс иде” дигән әйтем бар. Гадәттә аны рус телендә әйтәләр. Арчада яшәүче Роза апа Шәйхетдинованың шигырь язуына китергән сәбәпләр дә тирәндәрәк ята кебек. Ятим балачак (әтисе сугышта үлгән), яшьләй тол калып, ялгызы өч бала үстерүләр эзсез үтмәгәндер...

Яланаяк йөгереп йөргән

Сукмаклардан атладым.

Истә, аякны канатып,

Елап йөргән чакларым.

Аяклардан гына түгел,

Йөрәкләрдән кан тамды.

Ачлык, хәерчелек изде,

Шундый булды заманы.

 (“Ата каберен эзләп”).

Әтисезләр, ятим

 сабыйлар без,

Күңелебез булды гел китек.

Кемнең әтисенә

 әти диеп,

Эндәшергә белми тилмердек.

 (“Әтиләрне көттек”).

Насыйп булмады шул безгә,

Парлы гомер кичәргә.

Сөю–сөелү ширбәтен

Гомер буе эчәргә.

 (“Толлык ачысы”).

Кайгы–хәсрәт эзсез узмый,

Йөрәгем шактый тузды.

Берьялгызым үстердем бит,

Чәчәк кебек өч кызны.

 (“Һаман сагынам”).

Ә бер карасаң, нишләп әле бәхетсезлек бәхет алып килергә тиеш? Сәләт дигән нәрсә дә бар бит.

Ак кәгазьгә тама кайчак

Ачы–ачы яшьләрем.

Шулардан ярала сыман

Шигырем тәлгәшләре.

 (“Шигырем укучыга”).

Ниндидер бер могҗиза белән генә шигырь тәлгәшләре ак кәгазьгә төшәдер. Бу халәтне бары тик үзе шигырь язган кеше генә аңлый... Кемдер аны, елак шагыйрь, дияр. Ә мин, хис-тойгыларга үтә дә сизгер, дип әйтер идем. Ул табигатьне, тереклекне җаны-тәне белән тоя, рәнҗетелсәләр, дәшми кала алмый, туган авылыннан яшәү көче ала!

Тук башаклы басу–кырларым,

Бүләк итә миңа җырларын.

Алтынсыман диңгез

 эчләреннән,

Күңел җыя тургай моңнарын. (“Тук башаклы басу, кырларым”).

Авылымның урамнарын

Ун кат урап үтәм мин.

Сагыш белән

 кайткан булсам,

Шатлык төяп китәм мин.

 (“Сагышларга дәва бар ул”).

Күңелемдә яз таллары,

Сандугач сайрый кунып.

Хисләрем ургый күңелдән,

Агалар шигырь булып.

 (“Хисләрем ургый”).

Менә нинди ул Роза апа, аның күңеле — сайрар сандугач! Арчаның “Казан арты” тарих–этнография музеенда булып үткән Роза Шәйхетдинованың “Уйлы еллар, моңлы еллар” китабын (өченчесе!) тәкъдир итү кичәсе дә чәчәкле, җырлы, эчтәлекле чыгышлар белән күтәренке рухта үтте.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International