Кысна авылы янындагы буада балык тотучылар ярышты

2016 елның 18 марты, җомга

Кысна авылы янындагы буада балык тотучылар ярышты

Бәйгедә 50дән артык балыкчы катнашты. Оештыручылар яхшы әзерләнгән. Музыка уйнап торды, зур казанда тәмле аш пеште.

Өч сәгать барган ярыштан соң җиңүчеләр билгеләнде. Иң күп балык тоткан Тәлгать Закиров (Әтнә районы, Күшәр авылы) – беренче, Алмаз Нуриев (Арча) – икенче, Рәмис Гыйльманов (Балтач, Түнтәр) өченче урынны алды.

Иң зур балыкны Яңа Кенәрдән Рөстәм Сөнгатуллин эләктерде. Иң яшь балыкчы – Ашытбаштан Аяз Фәйзрахманов, аңа 5 яшь. Иң өлкән балыкчы Фәрит Мөхәммәтҗанов – Яңа Кенәрдән. Аларның барысына да махсус бүләкләр бирелде. Ярышта катнашкан бар кеше дә бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International