Җиңүчеләргә–бүләкләр!

2016 елның 18 марты, җомга

Җиңүчеләргә–бүләкләр!

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 99 исемдә газета һәм 16 төрдә журнал чыгара. Шулай ук аның составында телерадиокомпания һәм интернет–чыганаклар бар. Ул һәр ел үз газета–журналларына, район газетасына язылучылар арасында бәйге игълан итә.

Традиция буенча быел да 2016 елның беренче яртыеллыгына газета–журналларга язылучылар арасында бәйге оештыр- ган иде. Бүләкләре дә, гадәттәгечә, бик яхшы. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең өчтән дә ким булмаган басмаларына язылучылар арасында призлар уйнатылды, җиңүчеләргә Айпад (монысы төп приз), фотоаппаратлар, савыт–сабалар җыелмалары тапшырылды. Шулай ук иң зур суммага газета–журналларга язылган һәр районнан бер кеше кызыксындыру бүләге алды.

Җиңүчеләр безнең районнан да бар. Носы мәктәбенең математика укытучысы Раушан Абдуллин тоткалы табалар җыелмасына лаек булды. Соң булса да, уң булсын, диләр. Моның белән Раушан хатынына менә дигән сигезенче март бүләге ясаган.

Ә Субаш–Аты мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлгенә Вафина, 3168 сумга “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына язылып, кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Аларга район газетасы редакциясе бүләк итеп Арча Мәдәният йортында үтәсе концертка чакыру билетлары бирде. Концерт алдыннан баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин җиңүчеләрне сәхнәгә чакырып, бүләкләр тапшырды.

Әлеге бәйге алдагы елларда да оештырылачак. Катнашыгыз, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына, район газетасына язылып, бүләкләр отыгыз.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International