Ниләр булды сезгә, авылдашлар?
Быел хисап җыелышында Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина Корайван авылында 17 йортта кеше яши, дип сөйләде. Арчага кайткач ялгыш ишеттемме әллә, дип шалтыратып сорадым.
— Шулай гына калды шул, — диде ул. — Әле аларында да ялгыз яшәүчеләр бар.
Мин әле туган авылым турында сүз чыкканда анда 30лап йорт бар, дип әйтә идем. “Йортлары бар аның, тик алар буш”, — диде Рәмзия Рамазановна.
Кеше гомер буе яшьлеген сагына, диләр. Сагынырлык та шул! Мин бу дөньяны танып белә башлаганда Корайванда 80ләп йорт бар иде. Йорт саен 7–8 бала, һәрхәлдә 5тән киме юк. Аерым колхоз, 4 бригада. Әле “Курса” колхозына кушылгач та 3–4 йөк машинасына төялгән ирләр, хатын–кызлар һәркөн эшкә чыгып китә иде.
Авылым халкы кая киткән? “Репрессия корбаннары” дигән китаптагы исемлектә бер генә Корайван кешесе дә юк — авыл бердәм булган, бер–берсен сатмаган. Кулак дип бер гаиләне сөргәннәр. Бөек Ватан сугышыннан 40тан артык авылдашыбыз әйләнеп кайтмаган. Узган гасырның 70–80нче елларында да авыл тулы тормыш белән яши иде әле. Нинди чирләр, нинди афәт узган авыл өстеннән?
Авылның бердәнбер фермеры Фәнис Әхмәтханов белән шул турыда сөйләшәбез.
— Авыл бетәргә тиеш түгел! — ди ул. — Юлыбыз да әйбәтләнде, бездән Арча да ерак түгел.
Фәнис яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча йорт торгызып килә. Авыл белән янәшә ферма төзеп куйган, 24 сыеры, барысы 45 баш мөгезле эре терлеге бар. Хатыны Гүзәл белән өч ул үстерәләр. Сәйдәш 5нче сыйныфта укый, Кәримгә — 6 яшь, кечесе Инсафка яшь ярым.
— Дәүләт программалары нигезендә шактый ярдәм алдым, — ди Фәнис. — Әле менә сенаж траншеясы төзү программасына кереп булмасмы, дип йөрим.
Сыерлары көнгә 16–17шәр литр сөт бирә. Аны сөт комбинатына үзе илтеп тапшыра.
Фәниснең сыерлары килеп кушылгач көтү дә хәйран күренә, чират та озаграк килә, үгез проблемасы да хәл ителгән.
Авылда матур итеп, тулы канлы тормышта яшәүче гаиләләр тагын бар әле. Алар булганда авыл яшәргә тиеш!
Ильяс Фәттахов