Татарча көрәш буенча ярышлар үткәрелде

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

19 мартта Шушмабаш авылы мәдәният йортында 2000-2001 нче елгы  һәм аннан яшьрәк егетләр арасында татарча көрәш буенча “Северный” хуҗалыгы призына ярышлар үткәрелде. Ярышны ачу тантанасы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләрен сәхнәләштергән чыгыштан башланды.   11 үлчәү авырлыгында узган бу ярышларда 22 мәктәптән 117 көрәшче катнашты. Ярышның иганәчесе - “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Р.А.Хайруллин тарафыннан барлык катнашучылар да кайнар аш  белән тәэмин ителде, җиңүчеләр медаль, грамота һәм акчалата бүләк белән бүләкләнделәр. Ярышның абсолют батыры титулын Шушмабаш мәктәбеннән Каримов Камил яулады.

Гомуми баллар буенча командалар арасында 1 нче урынга Шушмабаш мәктәбе, икенче урынга – Курса-Почмак мәктәбе, өченче урынга – Шурабаш мәктәбе, дүртенче урынга – Сеҗе мәктәбе чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International