Тукайга ияреп...
Яңа Кырлайда “Тукайга ияреп...” дигән иҗат кичәсе булды.
Юлда барганда Укучылар сараенда иҗат итүче балалар белән эшләүче Дамир Таҗиевка:
– Шигырь язучы бала күп була алмый, – дип әйткән фикеремә әңгәмәдәшем кызыклы бер хәлне сөйләп күрсәтте.
– Мәктәптә укытканда класска өйдә шигырь язып килергә куштым, – дип сөйләде ул. – Шигырь чыгарырга тырышуыгызны караламада булса да алып килегез, дидем. Бер укучы болай дип язып килгән иде: “Шигырь яздым утырып, Дамирларны туздырып, бөтен кеше шигырь язгач, бу дөнья кая бара?”
Ә мин эчтән генә: “Моны бала язмаган, әтисе яки әнисе эше генә бу, алар шигырьне бөтен кеше дә яза алмый, дигән фикерне әйтергә теләгән”, – дип уйлап куйдым. Дамир Таҗиев сүзне дәвам итте:
– Шушы сыйныфта чыгарылыш кичәсендә мин бу шигырьне кызыклык өчен искә төшердем. Егетнең әнисе: “Ул шигырьне мин язган идем”, – димәсенме?!
Әлбәттә, укытучылар балага шигырь яздыртып карарга тиешләрдер. Ә бәлки? Килешәм, сәләт ул үзе калкып чыга. Әмма сәләт дигәннәренең дөньяга чыкмыйча пыскып калганнары да бар бит. Укытучының бөеклеге дә шунда: баладагы сәләтне күреп алу һәм үстерү. Яңа Кырлайда үткән “Тукайга ияреп...” иҗат кичәсендә балалар бөек шагыйребез әсәрләре нигезендә үзенекен язган. Һәм шуны сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Хәтта Алабугадан да килделәр.
– Барысы 94 эш кабул ителде, – дип сөйләде район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Мостафина. – Бүген җиңүчеләрне бүләкләргә җыелдык.
Г. Тукайның шигырьләрен, мәсәлләрен бүгенге көнгә яраклаштырып хәйран кызыклы әсәрләр иҗат иткәннәр. Билгеле, укытучылары, әти-әниләре дә ярдәмгә килгәндер...
Түбән Аты мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Дәниф Хәмидуллин кызыклы мәсәл язган.
Кәҗә белән сарыкның башы җитми һич,
Бик озак уйлансалар да иртә-кич.
Авылдагы йортлар саны нишләп гел кими?
Ипотека дигәннәре ник авылга үзе килми?
Кушлавыч мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Нәзир Әюпов Г. Тукайның “Чыршы” шигыренә ияреп, бүгенге экологияне чеметтереп алган.
Кышын-җәен ямь-яшел чыршы булу һай бик авыр,
Табигатьтән зыян күрми, аудармый аны давыл.
Инде килеп, кыш кердеме башлана чып-чын мәхшәр:
Пычкылар чыж-чыж киләләр, шәфкать белмәс кешеләр.
Яңа Кырлай мәктәбеннән Илүсә Корбангалиева Г. Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыренә ияреп, “ЕГЭлар куркытмый, техникумнар бар әле” дип язган һ.б.
Шунысы куандыра, балалар бүгенге көн кимчелекләрен Тукайга ияреп, каләм очына эләктереп ала белгән. Моңа ышанасы килә.
Румия Саттарова