ЮХИДИ хәбәр итә

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

2016 елның 2 аенда гына да Татарстанда балалар катнашында 77 юл–транспорт һәлакәте булды. Шуларда 2 бала үлде, 85е төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алды. “Балалар катнашында юл һәлакәтләренең артуы аеруча күңелне борчый. Хәзер язгы каникуллар башланды. Шуны күздә тотып, 17–31 мартта  ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе төрле профилактик чаралар оештырачак. Тизлекне арттыручылар, балаларны йөрткәндә куркынычсызлык каешларыннан, махсус утыргычлардан файдаланмаучылар игътибар үзәгендә булачак. Укытучылар, ата–аналар да юлда балалары куркынычсызлыгын саклау турында онытмасыннар иде”, – дип хәбәр итә безгә  бүлекчә җитәкчесе Илдар Нотфуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International