Ялган аракы саткан
Иске Кишет авылында яшәүче пенсия яшендәге Валентина Василенко кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган спиртлы сыеклык саклаган һәм саткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылды.
2015 елның ноябрендә ул билгесез кешедән 4 шешә ялган исерткеч эчемлек сатып ала һәм сату өчен өендә саклый. Полиция хезмәткәрләре бу турыда белгәч, аны куркыныч продукцияне сатканда тоткарларга булалар.
11 ноябрь кичендә В. Василенко шушы шикле эчемлекнең ике шешәсен М.га сата. Шушы вакытта аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Йортын караганда ялган аракының калган өлеше табыла.
Авыл җирлегенә моңа кадәр дә В. Василенконың ялган аракы сатуы турында шикаятьләр килгән булган.
Суд 1953 елгы В. Василенконы РФ Җинаять кодексының 238нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаятьне эшләүдә гаепле дип тапты һәм дәүләт файдасына 7 мең сум штраф рәвешендә җәза бирде. Бу очракта аның беренче тапкыр хөкем ителүен, гаебен тануын, үкенүен һәм яшен исәпкә алды.
Шуның белән бергә, законның мондый җинаятьләргә карата кырыс булуын әйтергә кирәк, чөнки алар кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч. РФ Җинаять кодексының 238нче маддәсе нигезендә, әгәр андый гамәлләр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салса яки үлемгә китерсә, 100 меңнән 500 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең 1 елдан 3 елга кадәр чордагы хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яки 500 мең сум штраф белән 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яки 3 елга кадәр хезмәт хакы һәм башка кереме күләмендә штраф салына. Әгәр 2 яки аннан күбрәк кеше үлеме белән бетсә, 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе