Ялгыз җырлап җиңеп кайтты

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Казанда үткәрелгән “Рәсәйнең киләчәге” Бөтенрәсәй халыкара балалар иҗаты конкурс-фестивалендә Арчаның 4нче бакчасында (“Бәләкәч”) тәрбияләнүче дүрт бала ялгыз җырлап җиңеп кайтты. Виктория Осина дипломант исеменә лаек булды, Айнур Шәрәфиев белән Азалия Гатиятуллина 1нче дәрәҗә диплом, Самир Нуриев 3нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Остазлары Миләүшә Алиева тырышлыгына сокланырлык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International