Аерылышучылар саны нигә күп?
2015 елда районда язылучылар саны 363 булса, 104 пар аерылышкан. Быел гына да бүгенге көнгә 46 пар балдаклар алышса, 32 гаилә таркалган.
Арча хакимиятендә узган түгәрәк өстәл гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуга багышланды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев алып барды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм шушы мәсьәләгә аз гына булса да кагылышы булган барлык оешма вәкилләре катнашты.
– Бу саннарны ишетү үзе үк күңелне өшетә. Аерылышучыларның 94 проценты татарлар, элек–электән бу мәсьәләгә аеруча җитди караучылар бит әле. Аерылышуларның сәбәпләре нәрсәдә? – диде Илшат Нуриев. – Икенче проблема ялгызлар санының артуы. 35 яшьтән өлкәнрәк һәм пенсия яшенә кадәрге 685 ялгыз хатын–кыз исәпләнә, шуларның 271е бер тапкыр да кияүдә булмаган. Шулай ук 1210 ялгыз ир–ат булса, 697се бер тапкыр да өйләнмәгән. Бу мәсьәләләр тирәнтен өйрәнүне таләп итә.
Арча ЗАГСы белгече Фәридә Бәхтиярова чыгышыннан күренгәнчә, иң күп аерылышулар парлы гомер итә башлауның беренче биш елында була икән. Бер ел да яшәмәгән килеш таркалган парлар да очрый.
– Сәбәбен белү максаты белән аерылышырга гариза бирергә килүчеләргә аноним анкета тутырырга тәкъдим иттек, – диде ЗАГС белгече. – 36 кеше риза булды. Шуларның 10сы аерылышуларының сәбәбе итеп ата–ананың арага керүен күрсәтте, шулай ук эчүчелек, характерлар туры килмәү, кул күтәрү, хыянәт, гайрәт чигү, көнкүреш шартлары кебек сәбәпләрне дә атыйлар. Эшсезлек, акча җитмәү дә күп парларны аерылышу чигенә китереп җиткерә. Нәтиҗә бер генә – иң авыр вакытта бу парлар бер–берсенә юл куя, уртак тел таба алмаган.
Василиск атакай да шул фикерне дәвам итте. “Хатыннар, замана белән бәйләп, үзләрен өстен куярга, гаиләдә баш булырга тырыша. Онытмагыз, хатын–кыз түгел, гаиләдә ир кеше баш. Хәтта ир–ат эшсез калса да. Гаиләдә мәхәббәт булуы һәм сабырлык кирәк. Гаилә мәшәкатьләрен шунда гына җиңеп чыгып булачак”, – диде ул.
– Мәхәббәт җаннарның бер–берсе белән килешүе ул. Җаннар бер–берсе белән килешкән очракта гына тормыш дәвамлы була. Ә аерылышулар җиңел мәхәббәткә корыла. Аз гына авырлык килү белән гаилә таркала.
– Бәлки, мәктәпләрдә әхлак дәресләре кертергәдер? – дигән сорау куйды район башлыгы. – Хәдисләр укытып, өлешчә Коръән дәресләре биреп?
– Монда закон аңлату белән генә булмый. Хәзерге яшьләр үзләре дә бик күп белә, – диде Курса–Почмак авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина. – Гаилә ныклыгын саклауга багышланган төрле чаралар, алтын туйларын билгеләп үтүче парларны үрнәк итеп күрсәтү уңаеннан кичәләр дә оештырабыз, югыйсә.
Район күләмендә дә мондый чаралар даими үткәрелеп килә. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов аларның барысын да санап чыкты.
“Элегрәк “30 яшьтән өлкәнрәкләр”, “40 яшьтән өлкәнрәкләр” клублары эшли, буйдаклар бәйгеләре үткәрелә иде. Бәлкем, шуларны яңартып җибәрергә кирәктер”, – дигән тәкъдим кертте район башлыгы. Яучылар хезмәтен дә булдырырга кирәктер. Элек тә, хәзер дә димчеләр ярдәмендә кушылган парларның бәхетле гомер кичерү миссаллары бик күп. Фикерләр дә күп булды, тәкъдимнәр дә җитәрлек ишетелде. Балаларны яшьтән тәрбияләү, яшьләр белән эшләү турында да сүз барды, имин булмаган гаиләләр дә искә алынды, кайнана белән үзара мөнәсәбәт, өлкәннәрнең яшьләр тормышына “тыгылуы” кебек проблемаларны да читләтеп үтмәделәр. Казанда оешкан “Гаиләне саклыйк” дигән пилот программасы вәкиле аерылышуга килеп җиткән парлар белән нинди эш алып барулары хакында сөйләп үтте, бездә дә шундый әңгәмәләр оештырырга әзер булуларын белдерде. Гаилә мәсьәләсе бик катлаулы. Аңа бер яклы гына карап булмый. Менә шулай бергәләп җыелып сөйләшү үзе үк зур мәгънәгә ия. Бу проблема барыбызны да борчый. Әйдәгез, аны чишү юлларын бергәләп уйлыйк. Безнең arskmedia.ru сайтында шушы мәсьәлә буенча сораштыру оештырылачак. Анда сезнең дә актив катнашуыгыз сорала.
Гөлсинә Зиннәтова