Арча Командасы приз яулады
19 мартта Арча педагогика көллиятендә “Татарстан – новый век” – “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте призына волейбол ярышы бик кызыклы булды.
Турнирда 5 ир-егетләр һәм 3 хатын-кызлар командасы катнашты. Хатын-кызлар арасында Арча педагогика көллияте кызлары, Яшел Үзәннән килгән көндәшләрен 2:0 исәбе белән буйсындырып, Биектау командасына кискен көрәштә 1:2 исәбе белән генә оттырып, икенче урын яулады. Безнең команда составындагы Карина Смирнова иң яхшы уенчы дип табылды.
Ир-егетләр арасында Арча, Яшел Үзән, Биектау, Теләче һәм Арча педагогика көллияте командалары көч сынашты. Көндәшләр үзара һәрберсе белән очрашып чыкты. Соңгы ике уен аеруча мавыктыргыч булды. Биектау һәм Яшел Үзән егетләре өч партия уйнадылар. Исәп һәрвакыт диярлек тигез барды. Бары тик соңгы партиядә генә биектаулылар 16:14 исәбе белән өстенлеккә иреште.
Ә соңгы уен аеруча кызыклы булды. Анда безнекеләр Яшел Үзәннән килгән кунакларны шулай ук өч партиядә отты. Беренчесендә исәп Яшел Үзән командасы файдасына – 21:19 иде, икенчесендә безнекеләр 21:16 белән өстенлеккә иреште һәм соңгы партия турнирның язмышын хәл итте. Монда да өстенлек Арча командасында булды –15:10. Районыбыз данын яклап Тимур Хәсәнов, Хәлил Фәйзрахманов, Динар Юзаев, Ленар Нуриев, Илнар Гыйләҗетдинов, Фоат Фәрхуллин, Нияз Гатауллин уйнады. Афәрин, егетләр! Котлыйбыз!
Призлы урын яулаган командаларга ярышларның баш хөкемдары Рафаил Раицкий “Татарстан – новый век” – “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте политсоветының Дипломнарын тапшырды. Аңа беренче – Арча, икенче — Биектау һәм өченче урынны алган Яшел Үзән командалары ия булды.
Ир-егетләр арасында турнирның иң яхшы уенчылары дип Яшел Үзәннән Айрат Вәлиев һәм Арча командасыннан Хәлил Фәйзрахманов табылды. Аларга да бүләк тапшырылды.
Бу турнир республика беренчелегенең зона этабы иде. Монда беренче һәм икенче урын алган командалар киләчәктә башка зоналарда җиңүчеләр белән финал ярышларында очрашачак. Якташларыбызга анда да уңышлар телибез.
– “Татарстан – новый век” – “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте әлеге турнирны 2001 елдан бирле даими үткәреп килә. Хәрәкәтнең политсовет рәисе, Татарстан Республикасы волейбол Федерациясе Президенты Фәрит Мөхәммәтшин республикада бу спорт төрен киң җәелдерүгә зур игътибар бирә. Апрель–май айларында 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында да аерым турнир оештырылачак. Анда да арчалыларны актив катнашырга чакырам, – диде ярышларны үткәрү өчен җаваплы Бөтенсоюз категорияле хөкемдар Рафаил Раицкий.
Исрафил Насыйбуллин