Яшь көрәшчеләр Шушмабашта

2016 елның 25 марты, җомга

Яшь көрәшчеләр Шушмабашта

Узган шимбәдә Шушмабашта 2000–2001 елларда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында көрәш буенча район беренчелегенә ярышлар үткәрелде.

Аны “Северный” ширкәте, “Арча” балалар–спорт мәктәбе, Шушмабаш урта мәктәбе оештырды. Төп иганәче — “Северный” ширкәте генераль директоры Рөстәм Хәйруллин. Рөстәм Габдуллаҗан улы җиңүчеләргә дигән бүләкләрне алып бирде, барлык катнашучыларны ашату оештырылды. Призлы дүрт урынны алган көрәшчеләр, аларның тренерлары, хөкемдарлар бүләк алды.

“Северный” ширкәте уздырган ярышлар һәрвакыт яхшы оештырылуы белән аерылып тора. Бу хоккейга да, көрәшкә дә, спортның башка төрләренә дә кагыла. Әлеге турнирны күп яклары белән үрнәк итеп куярга була. Ярышлар башланыр алдыннан Шушмабаш урта мәктәбе укучылары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап аның әсәрләре буенча театрлаштырылган тамаша куйдылар. Искиткеч килеп чыкты! Алар Казан шәһәрендә чыгыш ясап җиңүләр яулап кайткан. Укучылар шулай ук Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар. Яшь артистлар спортчыларга һәм тамашачыларга яхшы кәеф бүләк иттеләр. Беренче булып келәмгә Шүрәле һәм Су анасы чыкты.

Ярышта 22 мәктәптән 117 спортчы катнашты. Алар арасында районның танылган көрәшчеләре быел республикада призлы урыннар яулаган Камил Кәримов (Шушмабаш), Инсаф Галәветдинов (педагогика көллияте) та бар иде. Алар монда да үз авырлыкларында беренчелекне бирмәделәр. Камил Кәримов абсолют батыр да.

Беренче урынны Шушмабаш урта мәктәбе командасы (тренер З. Хәйруллин) яулады. Курса–Почмак урта мәктәбе (Р. Нәбиуллин) — икенче, Шурабаш мәктәбе (М. Габделәхәтов, Р. Гарипов) — өченче, Сеҗе мәктәбе (М. Әхмәдиев) дүртенче урында.

Ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев карады.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International